Сирень Якупова

шагыйрә From Wikipedia, the free encyclopedia

Сирень Якупова
Remove ads

Сирень Якупова, Сирень Мөхиббулла кызы Якупова (1961 елның 26 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Түбән Абдул) ― шагыйрә, 2011 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2015), Һади Такташ (2021), Илдар Юзеев (2024) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Кыска фактлар Сирень Якупова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Сирень Мөхиббулла кызы Якупова 1961 елның 26 августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә. 1978 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлый, аннары Әлмәт төзелеш техникумында белем ала. Нәкъ шул елларда районның “Хезмәт байрагы” газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый. Ярты ел укытучы булып эшләгәч, шигырендәгечә “хыялы артыннан йөгереп”, янә Әлмәт каласына китеп бара. 1982 елның җәендә инде яшьләр шәһәре Чаллыга килә. Башта КамАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли. Чаллы каласының «Шәһри Чаллы» газетасында хезмәт куя, 2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге хезмәткәре[1].

Remove ads

Иҗаты

1982 елларда аның шигырләре, язмалары КАМАЗның “Нур” газетасында даими урын ала.1990 елларда Сирень Якупова “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри башлый, ул “Йолдызлы уйлар” исемле тәүге китабын чыгара. 2006 елда шагыйрә “Шәһри Чаллы “ газетасы редакциясенә эшкә килә, 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя.Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга. Алар тирән фәлсәфәгә, үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә. Сирень Якупова 2011 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Remove ads

Төп басма китаплары

  • «Йолдызлы уйлар»: шигырьләр (2003)
  • «Ике гасыр баласы мин» (2005)
  • «Яшәү сере» (2008)
  • «Өстәгеләрдән дә өстә»: шигырьләр, хикәяләр, эсселәр (2011).
  • "Кар юлы": шигырьләр (2014).
  • "Бәхет күлмәге": хикәяләр (2017).
  • "Төшләремә яланаяк керәм..." : шигырьләр (2020)

Бүләкләре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads