Сит бәрелеше
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сит бәрелеше яки Сить елгасында бәрелеш — 1238 елның 4 мартында бер яктан Бурандай җитәкләгән татар-монгол[1] гаскәре һәм икенче яктан Владимир кенәзе Юрий Всеволод улы җитәкчелегендәге рус гаскәре арасында хәлиткеч бәрелеш. Татар-монголларның көнбатыш яки кыпчак явының (1236—1242) төп вакыйгаларының берсе.
Сит бәрелеше нәтиҗәсендә татар-монгол гаскәре рус гаскәрен тулысынча тар-мар итә, Владимир кенәзе һәлак була, Көньяк-Көнчыгыш Русия[2] Татар-монгол империясенә кушыла.
Remove ads
Тарих

1237 елның 16-21 декабрендә татар-монгол гаскәре Рязань шәһәрен яулап ала, 1238 елның 1 гыйнварында рус гаскәрен Коломна янында тар-мар итә.
Җиңгәннән соң татар-монгол гаскәре Владимир-Сүздәл кенәзлегенә керә, Владимир кенәзе Юрий башкалада гаиләсен калдырып, Сит янындагы урманга качып китә, һәм анда рус гаскәрләрен җыя башлый.
Татар-монгол төп көчләре Тверь, Торжок янына юнәлә, ә калган урта кул көчләрен Бурандай Идел буе рус шәһәрләренә таба алып китә.
Җыелган рус гаскәрләре тиз татар һөҗүмен көтмичә ял итә, аракы эчкәли башлый. Бурандай җитәкчелегендәге татар-монгол корпусы Владимир шәһәрен алганнан соң, 3 атна дәвамында бик тиз Сит елгасына барып җитә. Хәлиткеч, көтелмәгән татар һөҗүме нәтиҗәсендә бөтен рус гаскәре камалышка эләгә һәм тулысынча һәлак була диярлек, шул исәптән Владимир кенәзе, Ярославль кенәзе үтерелә, соңрак Ростов кенәзе дә һәлак була.
Remove ads
Нәтиҗәләр
Бурандайның хәлиткеч һөҗүме һәм җиңүе фактик рәвештә Россияне гаскәрсез калдыра диярлек. Бөтен көнчыгыш Россия Татар-монгол империясенә керә. Татар-монгол гаскәре ул заманда Русиянең төп шәһәре - Киевка һөҗүмгә әзерләнә башлый.
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads