Игүле солы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Игүле солы
Remove ads

Игүле солы (лат. Avena sativa) — кыяклылар гаиләгеннән Солы ыругына керүче сабан ашлыгы. Киң мәйданнарда игелә торган культура. Башлыча ат азыгына һәм ярмага китә.

Кыска фактлар Игүле солы, Халыкара фәнни исем ...

Игү мәйданы буенча бөртеклеләр арасында, бодай, арыш, кукуруз, арпадан кала, бишенче урынны алып тора. Солы орлыгыннан талкан, солы ярмасы, геркулес әзерлиләр, аны терлек азыгы культурасы итеп тә кулланалар.

Солы (арыш кебек үк), бодай һәм арпа чәчүлекләрендә чүп үләне булып йөргән. Соңыннан алардан аерылып, башка культураларның азык кыйммәтен үлчәү берәмлеге булып киткән[2].

Безнең киңлектә солы май башында чәчелә. Солы ярмасы аеруча файдалы. Ул — иң калорияле культура. Солы ярмасында 18 процент аксым, 60 процент углевод һәм 5 процент чамасы май бар. Шуның өстенә ул Е, А, К, В витаминнарына, микроэлементларга, ферментларга бай.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads