Стелла Габдерахманова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Стелла Габдерахманова (Стелла Зәки кызы Габдерахманова, 17 ноябрь 1933 (91 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — Авыл мәктәбе укытучысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1978).
Remove ads
Биографиясе
1933 елның 17 ноябрендә Казан шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туа. Татар кызы. Әнисе укытучы булып эшләгән, ә әтисе Татар дәүләт нәшриятында җитәкче вазыйфасында булган. Әти-әниләренә кичләрен эштә тоткарланырга туры килә, шуңа күрә кызны әбисе янына, хәзер Татарстанның Арча районы Кышлау авылына җибәрәләр. Биредә Стелла үсеп, авыл мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Сигезенчедән унынчы сыйныфка кадәр Арча шәһәрендә, 1 нче урта мәктәптә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогика институтының рус-татар бүлегенә укырга керә, аны 1955 елда уңышлы тәмамлый.
Юнәлеш буенча Арча районының Яңа Кенәр урта мәктәбенә рус теле укытучысы булып кайта. Көн саен тәҗрибә туплана, ә аның белән бергә осталык үсә, сайлаган юлның дөреслегенә ышаныч ныгый. Балалар үзләренең яшь укытучысына ихлас күңелдән тартылдылар, аларга дәресләре ошады, аларда эшлекле, үзара ышаныч атмосферасы урнашты. Ул хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты — районда ун елдан артык рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик советын җитәкли. Җәмәгать тормышында актив катнаша. Даими рәвештә лекцияләр укый, авыл хезмәтчәннәрен Совет һәм чит ил әдәбияты яңалыклары белән таныштыра, Бөек классиклар турында мавыктыргыч итеп сөйли, спектакльләр куюда катнаша.
СССР Югары Советы Президиумының 1978 елның 27 июнендә кабул ителгән «укучыларны укыту һәм коммунистик тәрбияләү эшендәге зур казанышлары өчен» указы белән Габдерахманова Стелла Зәки кызына Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале тапшырыла[2].
Стелла Зәки кызы Арча районында Яңа Кенәр авылы мәктәбендә пенсиягә чыкканчы эшли[3].
Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кенәр авылында яши.
2007 елның октябрендә Арча шәһәренең үзәк мәйданында С.З. Габдерахманова бюсты куелды.
Remove ads
Бүләкләр һәм исемнәре
- Социалистик Хезмәт Герое (1978 елның 27 июне)
- Ленин ордены (1978 елның 27 июне)
- «Почет Билгесе» ордены (1971)
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2023)[4]
- медальләр
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
