Степан Вострецов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вострецов Степан Сергеевич (рус. Вострецов, Степан Сергеевич; 17.12.1883, Казанцево авылы, Бөре өязе,Уфа губернасы — 3.5.1932, Новочеркасск) — совет хәрби җитәкчесе, Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашучы, большевик.
Remove ads
Биографиясе
1883 елның 17 (29) декабрендә Уфа губернасының Казанцево (хәзерге Вострецово) авылында крестьян гаиләсендә туган, рус. Ике ел чиркәү-мәхәллә мәктәбендә укый. 1912-14 елларда Казанцево авылында тимерче булып эшли.
РККА ның Хәрби академиясе (Мәскәү, 1924) һәм Хәрби сәяси академиясе янында (Ленинград, 1930) югары составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.
1895 елда — Уфа тимер юл остаханәләрендә, 1901-06 елларда Омск, Чиләбе һәм Уфа губернасы заводларында эшли.
1906—1909 елларда һәм 1914 елда рус армиясендә, прапорщик (1917);
1918 елдан алып Кызыл Армиядә. 1918 елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда 27 се укчылар дивизиясе 242-нче укчылар полкы командиры, Якутия явында катнашыучы. 1920-23 елларда Ерак Көнчыгышта Халык революцион армиясының гаскәрләр группасы командующие. 1927 елдан алып — 27-чее Омск, 1928 елдан бирле — Перекоп укчылар дивизиясе, 1929-30 елларда Аерым Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш армиясының 18-нче укчылар корпусы командиры.
1930 елның августыннан ноябрьгә кадәр хәрби-сәяси академия каршындагы курсларны үтә. 1931 елның маеннан 1932 елның 2 маена кадәр Новочеркасск шәһәрендә 9нчы укчылар корпусы командиры.
1932 елның 1 маенда Ростовта машинада хатын-кызны бәрдерә. 1932 елның 2 маенда иртәнге сәгать 4 белән 5 арасында Новочеркасскида үз йорты бусагасында үз=үзен атып үтерә.[3][4][5] Дондагы Ростовның туганнар зиратында җирләнгән.
Remove ads
Хәтер
Туган авылына, Борай районындагы колхозга, Бөре, Владивосток, Магадан, Новосибирск, Уфа һәм Чиләбе урамнарга аның исеме бирелгән.
Борай һәм Вострецов авыларда — һәйкәл, Уфа тепловозлар төзәтү заводы идаралыгы һәм тимерчелек цехы биналарына мемориаль тактаташ куела.
1983—2009 елларда Борай районы Яңа Бикмәт авылында Вострецов музее эшли.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads