Чиләбе операциясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чиләбе операциясе
Remove ads

Чиләбе операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның июль—августта узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Көнбатыш армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Кыска фактлар Дата, Урын ...
Remove ads

Операция барышы

Кызыл Армиянең һөҗүме Златоуст һәм Екатеринбург операцияләрнең уңышлы тәмамланудан соң 17 июньдә башлана. Акгвардиячеләр кызылларны ЧибәркүлИртәш сызыгында туктатырга тырышканнар, ләкин кызыллар шул оборона сызыгын өзәләр һәм Чиләбегә таба һөҗүм итәүен башлаганнар.

Аклар кызылларны Чиләбегә кертү, ә аннан соң шәһәрдә чолгап алу һәм тар-мар итү максаты белән үз гаскәрләрен яңадан төркемнәргә аералар һәм гаскәрне Чиләбе артына күчерәләр. 24 июльдә кызыллар Чиләбегә керәләр, ә 25 июньдә аклар каршы һөҗүмгә күчәтеләр. Аклар ике төркем белән һөҗүм иткәннәр: төньяк төркеме (командир — Сергей Войцеховский) һәм көньяк төркеме (командир — Владимир Каппель). Войцеховский төркеме ЧиләбеЕкатеринбург тимер юлын кисә һәм 5-нче армиянең тылга чыга. Каппель төркеменең һөҗүме уңышсыз булган аркасында кызыллраны чолгап алуы уңышсызлыкка очрый. 29 июльдә1 августта узган кара-каршы алып барыла торган сугышларда 5-нче армиянең удар төркеме Войцеховский өзүен юк итә. 1 августта кызыллар гаскәрен яңадан төркемнәргә аералар һәм яңадан һөҗүмгә күчәләр. 4 августта кызыллар партизаннар белән бергәләп Троицкны алганнар һәм ТроицкЭткүлМиясБродокалмак сызыгына чыгалар.

Remove ads

Әдәбият

  • Совет хәрби энциклопедиясе, сигезенче том, 449-нче бит.


Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads