Стокгольм җәмигъ мәчете

From Wikipedia, the free encyclopedia

Стокгольм җәмигъ мәчете
Remove ads

Стокгольм җәмигъ мәчете яки Стокгольм бөек мәчете (Stockholms stora moské) — Швеция башкаласы Стокгольм шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, сөнни мәчете. Стокгольмдагы иң зур мәчет Стокгольм ислам ассоциациясе (Islamiska förbundet i Stockholm) тарафыннан идарә ителә.

Кыска фактлар
Remove ads

Тарих

Төп мәкалә: Швециядә ислам

Швециядә Ислам (Islam i Sverige) — (христианлыктан соң) илдә әһәмияте буенча икенче дин (аның тарафдарлары саны 2009 елда 450,000 нән 500,000 гә кадәр җиткән (ил халкының 5% ы тирәсе). Мөселманнар, нигездә, Марокко, Босния һәм Герцеговина һәм Гыйрактан күчеп килгән кешеләр, шуларның балалары.

Стокгольмда мәчет төзү бәхәсе егерме еллап дәвам итә. 1995 елның мартында Стокгольмның шәһәр шурасы мөселман лидерлары белән киңәшеп, иске Katarinastationen электр станциясен мәчет итеп үзгәртү турында карар кабул итә. Әлеге бинаны 1903 елда швед модерн архитекторы Фердинанд Боберг(ингл.) төзегән. Мароккода булганнан соң, биек тәрәзәләре булган «мавритан архитектурасы» йогынтысында төзелгән бина килеп чыга.

1996 елда бина ислам иҗтимагый оешмасына 8 млн швед кронасына сатыла. Әмма каршылык күрсәтүчеләр булу сәбәпле, бинаны үзгәртеп кору ул елны башлана алмый кала, 1999 елда гына башлана. 2000 елның 8 июлендә мәчет тантаналы ачыла. Сизелерлек финанс ярдәмен БГӘ нигезләүче Заид бин Солтан Әл Нахайян(ингл.) күрсәтә, шуңа күрә мәчет аның исемен йөртә башлый.

Remove ads

Тасвирлама

Мәчетнең гөмбәзе, манарасы бар.

Мәчет берьюлы 2 000 кешене сыйдыра ала. Бина эчендә китапханә, китап кибете, спорт залы, офислар, лекция заллары, зур ашханә бар.

Галерея

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads