Суфия Китапова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Китапова Суфия Миргалим кызы (12 ноябрь 1922 ел — 24 декабрь 1997 ел) — иктисадчы, икътисад фәннәре кандидаты (1959), Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1977).
Remove ads
Биографиясе
Суфия Миргалим кызы 1922 елның 12 ноябрендә БАССР‑ның Бәләбәй кантонына караган Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры Рушат Мөдәрисовне биргән татар авылы Иске Сабайда (хәзерге Башкортстанның Бүздәк районының Сабай авылы) дөньяга килгән. Урта мәктәпне туган авылында белем ала.
1948 елда ВКП(б)‑ның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы 2 еллык өлкә фирка мәктәбен, 1951 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын, 1959 елда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлаган.
1940 елдан алып фирка эшендә, 1959 елдан — КПСС‑ның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы Уфа югары фирка мәктәбендә, 1960-1991 елларда Уфа нефть институтында экономика фәнен укыта.
1962-80 елларда Уфа нефть институтының сәяси икътисад кафедрасы мөдире сыйфатында эшли[1].
1980 елда Китабовага республика әһәмиятендәге шәхси пенсия тәгаенлиләр[2].
Китапова Суфия Миргалим кызы 1997 елның 24 декабрендә 75 яшендә вафат була, Уфа шәһәрендә җирләнгән.
Фәнни эшчщнлеге авыл хуҗалыгы һәм аграр сәясәт проблемаларына багышланган.
Remove ads
Хезмәтләре
Китабы, Софья Миргалимовна.Опыт работы совхозов, созданных на базе экономически слабых колхозов: Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидат экономических наук / Акад. обществ. наук при ЦК КПСС. Кафедра полит. экономии. - Москва : Изд-во ВПШ и ОН, 1959. - 17 с.; 22 см.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads