Уфа дәүләт «Нур» татар театры
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Уфа дәүләт «Нур» татар театры (рус. Уфимский государственный татарский театр «Нур») — Уфа шәһәрендә эшләүче татар театры.

Remove ads
Тарих
Уфада татар театрына нигезне 1912 елда «Сәйяр» труппасы актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская сала. Уфада бу театр 1918 елга кадәр эшли.
Мидхәт Шакиров заманында Уфада «Нур» исемен үзешчән татар театр төркеме йөртә. Аның үз почмагы булмый, артистлар бер баракта урын алып тора. 1989 елда, Мәскәү басымы белән Уфа шәһәр башкарма комитеты дәүләтнеке булмаган театр-студия терки. Ул бер төркем активистлар тырышлыгы белән эшләп китә. 1991 елда Миргазямов һәм Филиппов имзалары белән студиягә дәүләт статусы бирелә, шулай итеп Уфа дәүләт «Нур» татар театры пәйда була. Бу карарның бина төзү турындагы өлеше 1994 елда үтәлә башлый, 2000дә төзелеп бетә.[2]

Remove ads
Тукай һәйкәле
2019 елның 18 апрелендә театр каршындагы мәйданда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды[3].
Уңышлары
- 2023 елның 17-22 ноябрендә Чабаксарда узган Вера Кузьмина исемендәге «Чĕкеç» I Халыкара милли театрлар фестивалендә Зифа Кадыйрова повесте буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» драмасы «Иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче дип табылган[4].
Шәхесләр
Директорлар
- 1912 елдан — ???
- ???? елдан — ???
- ???? елдан — ???
- 2021 елдан — Фирзәт Габидуллин
Баш режиссерлар
- 1912 елдан — ???
- ???? елдан — ???
- ???? елдан — ???
- 1.09.2020 елдан — Азат Җиһаншин, БР атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты[5][6]
Танылган хезмәткәрләре
- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:«Нур» театры.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads