Суҗыяр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Суҗыяр, чүмеч гөл (лат. Aquilegia L., 1753[1][2]) — Казаякчалар (Ranunculaceae) семьялыгына караган үсемлекләр ыруы.
Төньяк ярымшарда үсәләр [10].
35ләп төре культурага кертелгән[11].
Remove ads
Атамасы
Үсемлекнең фәнни атамасы латин телендәге aqua — «су» һәм legere — «җыю», яки aquila — «бөркет» сүзләреннән килеп чыккан.
Атамасы төнбоек эффектына бәйле булырга мөмкин.
Бакчачылык әдәбиятында фәнни исеменең транскрипциясе — аквиле́гия кулланыла.
Ботаник тасвирлау

Бәбәкләре ике еллык. Беренче елында чәчәк атучы бәбәк нигезендә яңарыш бөресе урнаша. Көз көне аннан тамыр яны яфраклары җыелмасы барлыкка килә. Яфраклар кышны кичереп, иртә язда үләләр. Алар җәй буе үсәчәк яңа яфраклар белән алышыналар. Яфрак розеткасы үзәгеннән яз ахыры - җәй башында чәчәк бәбәкләре барлыкка килә.
Яфраклары озын сыгылмалы саплы, өчәрләп кискәләнгән. Сабак яфраклары - утырма.
Чәчәкләре берәмләп урнашкан, башларын игән рәвештә, төрле төстә: зәңгәр, шәмәхә, сары, кура җиләге төсендә, ак яки ике төсле.
Таҗ биш таҗ яфракчыгыннан тора. Алар авыш киселгән зур тишемле бүрәнкәләрне хәтерләтә. Шулай ук тар очында бөгелгән касә орысы бар. Бөгелү дәрәҗәсе аквилегияләрнең бакча формаларын билгеләүдә мөһим сыйфат.
Орының рәвеше һәм озынлыгына карап берничә шартлы төркем бар:
- оры ыргаксыман бөгелгән яки боҗра рәвешендә — европа төрләре: альп суҗыяры, гади, олимпия һәм бизле суҗыяр. Аларга ак, сыек зәңгәр, алсу төсләр хас.
- оры туры һәм озын — Америка төрләре: күк аквилегия, канада, калифорния, алтынсу, Скиннер суҗыярлары; алар алтынсу, җирән, кызыл һәм башка ачык төсләр белән аерылып торалар.
- орысыз чәчәкләр - Кытай һәм Япония төрләре.
Җимеше - күпъяфракчык (многолистовка). Орлыклары вак, кара, ялтыравык, агулы. Тишеп чыгу сәләтен 1 ел саклыйлар[12].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads