Казаякчалар
ике өлешле чәчәкле үсемлекләр семьялыгы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Казаякчалар (лат. Ranunculáceae) —ике өлешле үсемлекләр семьялыгы. Вәкилләре — берьеллык, ике еллык һәм күпьеллык үләннәр; кайвакыт (мәсәлән, Ломонос ыругының кайбер төрләре) — ярымкуаклар һәм шуышма куаклар. APG IV классификация системасы (2016) буыенча бу семьялык Чәчәкле үсемлекләрнең Эвдикоталар кладасы Ranunculales тәртибенә керә. 2023 декабренә семьлык үз эченә 53 ыруг һәм 3 709 төр үсемлек ала.
Remove ads
Биологик тасвирлама
Кайбер төрләрдә яфраклар бары тик тамыр янында гына, башкаларда сабакта да үсә, күпчелекнең яфраклары чиратлашып урнашкан (бары тик Ломоносныкы капма — каршы), яфракчыкларсыз, бербөтен, теленмә яки бармаксыман-бүленмә; яфрак сабының нигезе җиңсә рәвешендә киңәйтелгән.
Чәчәкләре кайберләрендә төзек, кайберләрендә төзек түгел; күпчелегендә ике җенесле һәм сирәгрәк бер җенесле. Чәчәкләр сабак очында яки яфрак куеннарында йә берәм берәм үсә, йә себеркәч һәм чук чәчәк төркемнәренә урнашалар. Типик чәчәк шулай итеп төзелгән: биш касә яфракчыгы, биш таҗ яфракчыгы, күпсанлы серкәчләр һәм җимешлекләр; ләкин бу төзелештән күп санлы тайпылышлар да күзәтелә; шулай итеп, касә яфраклары өч яки бик күп була ала; кайвакыт алар яфрак формасында, һәм шул чакта таҗ бөтенләй үсми яки башлангыч булып кала; кайвакыт яфраклар көпшәле нектарлыклар булып үзгәрә; җимешлекләр саны кайвакыт бергә кадәр кими. Җимешлекләр калку чәчәк түшәгендә спираль рәвешендә урнашкан.
Чәчәк формуласы: яки ( ).
Җимешләре еш кына күптабакча, күпчикләвек, сирәк очракта сусыл беръяфрак яки җиләк (бүре бөресе). Орлык эчендә зур аксым һәм кечкенә яралгы.
Remove ads
Таралу
Семьялык вәкилләре нигездә Төньяк ярымшарның тропик булмаган өлкәләрендә очрый, арктик өлкәләргә кадәр җитәләр. Күп кенә төрләр тропик пояста, ләкин башлыча биек таулы районнарда, шулай ук Көньяк ярымшарның тропик булмаган өлкәләрендә очрый. Арктикада семьялык 13 ыругтан тора. Төрләр саны буенча ул аның флорасында күренекле урын алып тора.
Семьялыкның иң күп сандагы төрләре вегетация чоры башында җитәрлек һәм өлешчә артык дымлану шартлары булган урыннарда үсә. Алар арасында су үсемлекләре дә бар. Арктика шартларында казаякчаларның мәҗбүри яшәү шарты - кышкы вакытта җитәрлек кар катламы булу.
Татарстан территориясендә 17 ыругка караган 38 төре очрый.
Remove ads
Химик состав һәм куллану
Бу семьялык үсемлекләрендә төрле актив матдәләр табылган. Үсемлекләрнең бер төркемендә тирене ялкынсындыра торган очучан матдә протоанемонин (анемонол); икенче төркемдә алкалоидлар; өченчесенде — карденолидлар бар. Кайбер ыруглар бу төркемнәргә керми. Моннан тыш, барлык төркемнәрнең дә җир өстендәге өлешләрендә флавоноидлар (кверсетин, кемпферол һ.б.) бар. Сирәк һәм аз күләмдәэфир майлары, сумала, сапониннар, дуплау матдәләре очрый. Орлыкларда майлар бар.
Алар арасында дару (башаклы бүре бөресе, саз тавык үләне, язгы адонис, аю табаны һәм башкалар), декоратив (алтын туй чәчәге, суҗыяр, җилдәк, зәрдә, испәрәк), баллы (испәрәк, казаяк, алтын туй чәчәге), агулы (бүре бөресе, зәрдә, җилдәк, йокы үләне һәм башкалар), чүп (испәрәк) үләннәр.
16 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[7]
Төркемләү
Таксономик урын
- Ranunculaceae Juss., 1789, Gen. Pl. 231
Казаякчалар (Ranunculaceae) Казаякчәчәклеләр (Ranunculales) тәртибенә карый, 53 ыруг һәм 3 709 ботаника төрен кертә.
Ыруглар
- Aconitum — Биек аю табаны, or Аконит
- Actaea — Бүре бөресе
- Adonis — Аучы үләне
- Anemoclema
- Anemonastrum — Ветреник
- Anemone — Җилдәк, or Анемона
- Anemonella (Thalictrum)
- Anemonoides — Ветреничка, or Ветровочник, or Анемоноидес
- Anemonopsis — Анемонопсис
- Aquilegia — Суҗыяр, or Аквилегия
- Arcteranthis
- Asteropyrum
- Batrachium — Шелковник
- Beesia
- Calathodes
- Callianthemoides
- Callianthemum — Каллиантемум, or Красивоцвет, or Рутовник
- Caltha — Саз төнбоегы
- Clematis — Ломонос, or Клематис
- Coptis — Коптис
- Cyrtorhyncha
- Delphinium — Испәрәк, or Дельфиниум
- Dichocarpum
- Enemion — Энемион
- Eranthis — Весенник, or Эрантис
- Eriocapitella
- Glaucidium — Глауцидиум
- Gymnaconitum
- Halerpestes — Ползунок
- Hamadryas
- Helleborus — Морозник, or Геллеборус
- Hepatica — Печёночница
- Hydrastis — Желтокорень, or Гидрастис
- Isopyrum — Равноплодник
- Knowltonia
- Leptopyrum — Лептопирум
- Leucocoma
- Megaleranthis
- Metanemone
- Nigella — Чернушка, or Нигелла
- Oxygraphis — Оксиграфис
- Paraquilegia — Ялган суҗыяр
- Paroxygraphis
- Peltocalathos
- Psychrophila
- Pulsatilla — Йокы үләне
- Ranunculus — Казаяк
- Semiaquilegia — Ярым суҗыяр
- Thacla
- Thalictrum — Зәрдә
- Trautvetteria
- Trollius — Алтын туй чәчәге
- Urophysa
- Xanthorhiza
Элек семьялык составына шулай ук мөстәкыйль ыруглар кертелгән
- Beckwithia — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Ceratocephala — Рогоглавник — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Cimicifuga — Клопогон, or Цимицифуга — хәзер Actaea ыругына кертелгән
- Consolida — Сокирки, or Консолида — хәзер Delphinium ыругына кертелгән
- Coptidium — Арктолютик — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Ficaria — Чистяк — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Kingdonia — Circaeasteraceae — Цирцеастровые семьялыгына күчерелгән
- Krapfia — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Kumlienia — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Laccopetalum — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Miyakea — Миякея — хәзер Pulsatilla ыругына кертелгән
- Myosurus — Мышехвостник — хәзер Ranunculus ыругына кертелгән
- Naravelia — хәзер Clematis ыругына кертелгән
- Oreithales — хәзер Knowltonia ыругына кертелгән
- Pseudodelphinium — хәзер Delphinium ыругына кертелгән
- Souliea — хәзер Actaea ыругына кертелгән
Remove ads
Әдәбият
- Лютиковые // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Агапова Н. Д. Семейство лютиковые (Ranunculaceae) // Жизнь растений. В 6-ти т. Т. 5. Ч. 1. Цветковые растения / Под ред. А. Л. Тахтаджяна. — М.: Просвещение, 1980. — С. 210—216.
- Кречетович В. И. Семейство LVIII. Лютиковые — Ranunculaceae // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1937. — Т. 7 / ред. тома Б. К. Шишкин. — С. 20. — 792, XXVI с. — 5200 экз.
- Арктическая флора СССР. Вып. VI / Сост. Т. В. Егорова, В. В. Петровский, А. И. Толмачёв, В. А. Юрцев; Под ред. А. И. Толмачёв. — Л.: Наука, 1971. — С. 123—124.
- Никифоров Ю. В. Алтайские травы-целители. — Горно-Алтайск: Юч-Сумер – Белуха, 1992.
- Миркин Б. М., Наумова Л. Г., Мулдашев А. А. Высшие растения: краткий курс систематики с основами науки о растительности: Учебник. — 2-е, перабот. — М.: Логос, 2002. — 256 с. — 3000 экз. — ISBN 5-94010-041-4.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads