Сьерра-Леоне

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сьерра-Леонеmap
Remove ads

Сьерра-Леоне, рәсми рәвештә Сьерра-Леоне Республикасы, рәсми булмаган рәвештә Салоне ул Көнбатыш Африканың көньяк-көнбатыш ярында дәүләт. Ул көньяк-көнбатышта Либерия һәм төньяк-көнчыгышта Гвинея белән чиктәш. Сьерра-Леоне климаты саваннадан джунглига кадәр төрле әйләнә-тирә белән тропик климатка ия булып, мәйданы 71 740 км² һәм халык саны 2015 ел халык санын алу буенча 7 092 113 кеше. Башкаласы һәм иң зур шәһәре булып Фритаун тора. Ил биш административ регионга бүленгән, алар үз чиратында уналты районга бүленгән. Сьерра-Леоне берпулатлы парламент республикасы булып тора һәм аның президенты туры сайлауларда максимум ике мәртәбә булыр өчен биш еллык срокка сайлана. Хәзерге президент булып Джулиус Маада Био тора. Көнбатыш Африка дәүләтендә дини толерантлык бик югары һәм Сьерра-Леоненың мәдәни идентиклыгының өлеше булып норма булып таныла.
Гәрчә мең ел буена кеше яшәсә дә, Сьерра-Леоне һәм аның чикләре хәзерге заманда билгеле булганча Британия Таҗы тарафыннан ике фазада нигезләнгән булган: беренчесе 1808 елда Сьерра-Леоне Колониясе (африкалыларның коллыкны бетерүдән соң кайтуы өчен); икенчесе 1896 елда кыйтга протектораты (чөнки Таҗ 1884-1885 ел Берлин Конференциясеннән соң күбрәк кыйтга доминионнары нигезләргә мохтаҗ булган). Шулай итеп, ил рәсми рәвештә "Сьерра-Леоне колониясе һәм протектораты" яки гади итеп "Сьерра-Леоне" буларак мәгълүм була башлаган. Сьерра-Леоне 1961 елның 27 апрелендә Берләшкән Корольлектән бәйсезлеккә ия булган һәм шул ук көндә Милләтләр Дуслыгына керә башлаган; дәүләтнең исеме Сьерра-Леоне доминионы дип үзгәргән. Сэр Милтон Маргаи Сьерра-Леоненың беренче премьер-министры булган.
Бәйсезлектән соң берничә унъеллыкта Сьерра-Леоне сәяси эшчәнлектә активлашу, үзгәрешләр, фетнә һәм иҗтимагый-икътисади кризис кичергән. Дәүләттә бәйсезлеккә ирешкәннән соң беренче гомуми сайлаулар 1961 елның 27 маенда булган. Маргаиның Сьерра-Леоненың Халык Партиясе парламент урыннарының күпчелеген яулаган һәм ул премьер-министр булып янә сайланган булган. 1971 елда яңа конституция кабул ителгән булган, бу Сьерра-Леоненың республика булуына юл җәйгән һәм Бөтен Халык Конгрессы җитәкчесе Сиака Стивенс Сьерра-Леоненың беренче президенты булып киткән. Стивен бу вазыйфада 1978 ел хөкүмәт конституциясе тарафыннан куелган бер партияле система астында 14 ел (1985 елга кадәр) торган. Шулай да Стивенның табылган варисы Джозеф Сайду Момоһ илне күп партияле системага кире кайтарырга вәгъдә иткән; яңа конституция 1991 елда кабул ителгән булган, бу күп фиркале демократиягә юл ачкан.
Шул ук елны аяусыз гражданнар сугышы килеп чыккан, ул Сьерра-Леонены дәүләт буларак билгеләүче бөтен нәрсәне кагылып җимергеч эффектлар белән 11 ел дәвам иткән. Сугыш булганнан соң (1992 елда) президент Момоһ Сьерра-Леоне капитаны Валентин Страссер тарафыннан җитәкләнгән фетнә нәтиҗәсендә кысрыклап чыгарылган булган. Страссер соңрак армия коллегасы һәм урынбасары Джулиус Маада Био тарафыннан граждан хөкеменә тиз күчә алмаган өчен кысрыклап чыгарылган булган. Био шуннан соң 1996 елда демократик сайлау аша илне кире демократик республикага кайтара.
1996 ел башында гәрчә илдә рәхимсез гражданнар сугышы барса да, кире күп партияле демократиягә кайту перспективасы Сьерра-Леонелылар арасында яңа өметләр һәм көтүләр китергән, чөнки "сайлаулар алдында тынычлык vs тынычлык алдыннан сайлаулар" дәүләт бәхәсе кайнар тема була башлаган. Ахыр чиктә "тынычлык алдыннан сайлаулар" бәхәсне җиңгән. Әхмәд Теджан Каббаһ 1996 ел президент сайлавын откан һәм Сьерра- Леоненың беренче күп партияле демократик сайланган президенты булган. Шуннан соң сайлаулар аша президентлыкка шома күчеш булган. Шулай да 1997 елда Сьерра-Леоне армиясе майоры Джонни Паул Корома җитәкчелегендә кыска фетнә нәтиҗәсендә Каббаһ кысрыклап чыгарылган булган, ул Гвинеяга куылуга киткән. Ул ECOMOG хәрби үтеп керүеннән соң тугыз айдан соң кире вазыйфасына куелган булган. Каббаһның президентлыгы яңа Сьерра-Леоненың таңын билгеләгән, бу 2002 елда гражданнар сугышы ахырын керткән, бу игътибар үзәгендә дәүләт берлеге һәм тынычлыкны үстерү, хөкүмәткә ышану, тынычлык һәм тотрыклылык, күп илләр белән мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм Сьерра-Леоне Хәрби Көчләрен Берләшкән Корольлек махсус ярдәме һәм өйрәтүе белән янә торгызуны керткән.
Сьерра-Леоненда якынча 18 этник төркем яши; ике иң зур һәм иң йогынты ясаучылар булып Темне һәм Менде халыклары тора. Халыкның якынча 2%-ы креол кешеләре, алар азат ителгән Африка Америкалы һәм Вест-инд коллары токымнары. Инглиз теле мәктәпләрдә һәм дәүләт хөкүмәтендә кулланылган рәсми тел булып тора; шулай да Крио Сьерра-Леонеда иң күп сөйләшелә торган тел, анда ил халкының 97% -ы сөйләшә. Сьерра-Леоне бай табигый ресурсларга ия, бигрәк тә алмазларга, алтын һәм бокситларга. Дәүләт Берләкшән Милләтләр Оешмасы, Африка Берлеге, Көнбатыш Африка Дәүләтләре Икътисади Җәмгыяте, Мано Елгасы Берлеге, Дәүләтләр Дуслыгы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, Африка Үсеше Банкы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы булып тора. Сьерра-Леоне Суб-Саһараның беренче Көнбатыш стилендәге университетның: Фура Култыгы Колледжының (1827 елда нигезләнгән) өе булып тора.

Кыска фактлар Сьерра-Леоне, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

Этимология

Дәүләтнең исеме Фритаун янындагы Арыслан Тауларыннан килеп чыккан. Башта 1462 елда Португалия сәяхәтчесе Педро де Синтра тарафыннан Serra Leoa (португал телендә "ана арыслан таулары") дип аталып, хәзерге заман исеме Венеция сәяхәтчесе Алвизе Кадамосто керткән итальянча әйтелешеннән килеп чыккан, бу әйтелеш башка Европа харита ясаучылар тарафыннан күчереп кабатланган булган.

Дәүләт гимны

High we exalt thee, realm of the free

1. High we exalt thee, realm of the free;
Great is the love we have for thee;
Firmly united ever we stand,
Singing thy praise, O native land.
We raise up our hearts and our voices on high,
The hills and the valleys re-echo our cry;
Blessing and peace be ever thine own,
Land that we love, our Sierra Leone.

2. One with a faith that wisdom inspires,
One with a zeal that never tires;
Ever we seek to honour thy name,
Ours is the labour, thine the fame.
We pray that no harm on thy children may fall,
That blessing and peace may descend on us all;
So may we serve thee ever alone,
Land that we love, our Sierra Leone.

3. Knowledge and truth our forefathers spread,
Mighty the nations whom they led;
Mighty they made thee, so too may we
Show forth the good that is ever in thee.
We pledge our devotion, our strength and our might,
Thy cause to defend and to stand for thy right;
All that we have be ever thine own,
Land that we love, our Sierra Leone.

Бөеклектә ирек чишмәбез

1. Бөеклектә ирек чишмәбез,
Бердәмлектә гомер итәбез;
Сөюебез бөек һәм камил,
Мактау җырлыйк сиңа, туган ил.
Күтәренке рухлы тавышларыбыз,
Ярлыкаулы, имин бул, Ватаныбыз!
Тау-үзәндә яңгырый өнебез:
“Сьерра-Леоне – сөйгән илебез!”

2. Иман рухландырган зирәклек
Һәм иҗтиһад – мәңге сүнмәслек;
Күңел түребездә синең нам,
Бездән хезмәт – сиңа шөһрәт-дан.
Имин балалар, дип дога кылабыз,
Фатихалы булсын, дип, һәрбарчабыз;
Тырышлыкта бар ил-көнебез,
Сьерра-Леоне – сөйгән илебез!

3. Гыйлем-хаклык – баба мирасы,
Көчле аның өндәү-нидасы;
Без булганда син дә куәтле,
Күрсәт үзеңдәге гыйззәтне.
Без булырбыз иҗтиһадта алымлы,
Саклап хокукларың, хаклап юлыңны;
Бар булганны сиңа тиңлибез,
Сьерра-Леоне – сөйгән илебез!

Remove ads

Дин

Thumb
Сьерра-Леонеда чиркәү (уңда, артта) һәм мәчет (сулда)

Илнең Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны тормышка ашыруда ярдәм итә. Ил халкының (8 млн кеше, 2015 елга) 60 [40] ― 71, 3 % ы [41]мөселманнар. Аларның зур күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, әхмәдия җәмгыяте вәкилләре ил халкының 9 % ын тәшкил итә, аз санда (мөселманнарның 5 % ы чамасында) шигыйлар бар.
Христианнар (күпчелек протестантлар, азчылык католиклар) ил халкының 20―21 % ын тәшкил итә [42].
Халыкның якынча 2 %-ы традицион Африка ышанулары тарафдарлары булып тора. Мәсәлән, Темне халкының традицион дине Куру Масаба исемле Иң Олы Җан һәм Барлыкка китерүчегә инануны кертә, аннан соң дәрәҗәсе буенча кимрәк Илаһлар бара. Менде халкы вәкилләре исә, киемнәренә чаңчыклар тага, аларның тавышы ике дөньяда да ишетелеп, рухлар да ишетерлек итеп эшләнә. 2015 елда илдә 3 500 Һинд дине тарафдары исәпләнгән. Сьерра-Леонеда Һинд дине тарафдарлары һөнәрләре буенча күбесенчә сәүдәгәрләр булып тора.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads