Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы
Remove ads

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ — Татарстан Республикасы территориясендә (бирелгән вәкаләтләр кысаларында) Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы. ТР буенча ЭЭМ РФ эчке эшләр органнары системасына керә һәм РФ Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Эшчәнлекне гамәлгә ашыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлеген турыдан-туры һәм (яисә) районнар (муниципаль районнар), шәһәрләр (шәһәр округлары) һ. б. муниципаль берәмлекләр, шул исәптән берничә муниципаль берәмлек буенча буйсынган эчке эшләр бүлекләре (идарәләре), шулай ук РФ кануннарында һәм РФ ЭЭМ норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә эчке эшләр органнары алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән башка бүлекчәләр һәм оешмалар аша гамәлгә ашыра.

Remove ads

Бурычлары

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының (үз вәкаләтләре чикләрендә ТР территориясендә) төп бурычлары:

  • кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү
  • җинаятьләрне кисәтүне, ачыклауны, туктатуны, ачуны һәм тикшерүне, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтүне оештыру
  • җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү
  • юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү
  • үзенә буйсынган эчке эшләр органнары, бүлекчәләре һәм оешмалары белән идарә итү, аларның эшчәнлеген оештыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, халыкара хокукның гомумтанылган принципларына һәм нормаларына, РФ халыкара шартнамәләренә, федераль кануннарга, РФ Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, РФ Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, РФ ЭЭМ норматив хокукый актларына, ТР буенча ЭЭМ турында нигезләмәгә, шулай ук ТР Конституциясенә, ТР кануннарына һ. б. норматив хокукый актларына таяна.

ТР буенча ЭЭМ РФ кануннары белән билгеләнгән тәртиптә төзелә, үзгәртеп корыла һәм бетерелә.

Remove ads

Шәхесләр

Җитәкчеләр

Аерым танылган хезмәткәрләре

Подробнее башлау, тәмамлау ...


Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads