Александр Алемасов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алема́сов Александр Михаил улы (1902, хәзерге Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәре - декабрь 1972, Воронеж шәһәре), НКВД һәм ВКП(б) эшлеклесе. Татарстанда татар зыялыларына каршы массакүләм сәяси репрессияләр оештыручы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Златоустта чиркәү мәктәбен (1914), Кызыл профессура институтын (Ростов шәһәре, 1931), Кызыл профессура тарих-партия институтын (1933) тәмамлый.
1914-19 елларда Златоуст оешмаларында эшли. 1920 дән Кызыл Армия сафында - Польша фронтындагы 4 нче укчылар дивизиясенең 28 нче полкында уксибәрче, разведчиклар такымында сәяси җитәкчесе (политрук). 1922-25 елларда Хәрби диңгез флотында - «Парижская коммуна» линкорында һәм «Ленин» канонер көймәсендә өлкән электрик.
1927 дән партия эшендә: ВКП(б)ның Прохладный райкомында, аннары Кисловодск шәһәр комитетындә агитация-пропаганда бүлеге мөдире (1927-29), җаваплы сәркатиб (1929-30). 1930 елда Алемасов Минеральные Воды тимер юл станциясенә, соңрак Ростовтагы паровозлар ремонтлау заводына (1931-32) партком сәркатибе итеп билгеләнә. 1933-35 елларда Воронеж паровозлар ремонтлау заводында парторг; 1935-36 да ВКП(б)ның Воронеж шәһәр комитетындә 2 нче сәркатиб. 1937 елның июль-сентябрь айларында ТАССР эчке эшләр халык кәмисәре. 1937-42 дә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче сәркатибе. Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрне оештыручыларның берсе.[1][2] 1942 дән ВКП(б)ның Ленинск-Кузнецк, Тум, Кременчуг шәһәр комитетларында сәркатиб. СССР (1937-46), ТАССР (1938-42) Югары Шуралары депутаты.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
- Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads