Татар Колмаеры

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Татар Колмаерытатар авылы. Сембер өлкәсенең Чардаклы районында урнашкан. 1919 елга кадәр Самара губернасының Ставрополь өязенә кергән. Башта авыл Олу Колмаер, Зур Колмаер йә Чуаш Колмаеры дип исем йөртә. XX гасырның 20-нче елларында авылда биш мәхәллә булган.

Кыска фактлар Татар Колмаеры, Дәүләт ...

Remove ads

Авылның имамнары

1916 елда:

  • 1 мәчет - Хисаметдин Мөсәгыйтов
  • 2 мәчет - Мөхәммәтгариф Шаммасов (1869-1937)
  • 3 мәчет - Җәмалетдин Йосыпов
  • 4 мәчет - Мөхетдин Габдеррахим улы Аитов
  • 5 мәчет - Сәхәбетдин Шәмсетдинов

Билгеле шәхесләр

Татар Колмаеры мәктәбе Дамир Шәрипов исемен йөртә. Ул өч дистә елга якын Чардаклы районын җитәкләде, аны барлык төп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафына чыгарды, бүген исә Сембер өлкәсе һәм Чардаклы районының Мактаулы гражданы дигән дәрәҗәле исем йөртә, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды. Сиксәненче еллар ахырында ул Сембер өлкәсенең милли проблемалар буенча махсус комиссиягә җитәкчелек итте. Шушы комиссиянең тырышлыгы аркасында Советлар Союзында беренчеләрдән булып нәкъ Сембер өлкәсе телевидениесендә татар һәм чуаш телләрендә «Чишмә», «Еткер» тапшырулары пәйда булды, «Өмет», «Канаш» газеталары нәшер ителә башлады, ә мәктәпләрдә ана телләрен фән буларак һәм факультатив рәвешендә укытуга керештеләр. Шулай ук Татар мәдәни үзәге, пединститутта милли группалар булдырылды.[6]

2019 елда тарихчы Әмир Әхмәтовның авыл турында урыс телендә китабы басылып чыга [7].

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads