Сембер өлкәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сембер өлкәсе
Remove ads

Сембе́р өлкәсе́ (рус. Ульяновская область) – Россия Федерациясенең Европа өлешендәге субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Гимн ...

Өлкә үзәге – Сембер каласы.

Remove ads

География

Чиктәшлек

Подробнее Як, Россия субъекты ...

Сембер өлкәсе Россия Европа өлешенең Көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Идел өлкә территорияне калку Уңъягына һәм иңкү Сулъягына бүлә.

Уңүяк өлешен Идел буе калкулыгының өлешләре (Ундыр, Кременки һәм Сенгилей таулары, биеклекләр 363 метрга кадәр җитәләр) биләп тора, сулъягын исә сөзәк-какулыклы тигезлек биләп тора.

Климат

Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -13 °С, июльнең урта температурасы — +19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-500 мм. Вегетация чоры якынча 180 көнне тәшкил итә.[4]

Гидрография

Төп елгалар: Идел (Куйбышев сусаклагычы, көньягында — Сарытау сусаклагычы), Сыры, Зөя, Олы Чирмешән.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар. Өлкәс күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша. Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар.

Хайваннар дөньясы: поши, тиен, сусар, ак куян, һ.б.

Remove ads

Тарих

Thumb

VIIIIX гасырларда хәзерге Сембер өлкәсе территориясе Идел буе Болгары составына керә. XIV гасырның ахырында — XV гасыр башында, Тамерлан һөҗүменнән, хәзерге Сембер өлкәсе территорияләр җирләр ташландырылылар. XV гасырда бу җирләр Казан ханлыгы составына, XVI гасырда Россия составына керәләр.

1640-елларда Карсун-Сембер засека сызыгы төзелә.

1780 елда Сембер калгайлыгы, 1796 елда ул Сембер губернасына үзгәртеп корыла.

1924 елда Сембер шәһәренә Ульяновск исеме кушыла, губернага да Ульяновск губернасы исеме кушыла. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсе (1929 елданУрта Идел крае, 1935 елданКуйбышев крае, 1936 елданКуйбышев өлкәсе) составына кертелә.

1943 елда Куйбышев һәм Пенза өлкәсе районнарыннан Сембер өлкәсе оештырыла.

Remove ads

Халык

Милли состав

Подробнее Халык, К. с. ...

Торак пунктлар

Сембер өлкәсе торак пунктлары

Кыска фактлар №, Шәһәр ...


Татарлар Сембер өлкәсенең ике районында күпчелек тәшкил итә (Иске Кулаткы районында абсолют күпчелек, Яңа Малыклы районында чагыштырма күпчелек тәшкил итә).

Административ-территориаль бүленеш

Thumb

Сембер өлкәсендә 21 район. Районнар исемлеге

  1. Базарлы Сызган районы
  2. Барыш районы
  3. Вешкайма районы
  4. Инза районы
  5. Карсун районы
  6. Кузоватово районы
  7. Майна районы
  8. Мәләкәс районы
  9. Николаевка районы
  10. Яңа Малыклы районы
  11. Яңа Спас районы
  12. Павловка районы
  13. Радищев районы
  14. Сенгилей районы
  15. Кулатка районы
  16. Иске Майна районы
  17. Сыры районы
  18. Тирәнкүл районы
  19. Сембер районы
  20. Чынлы районы
  21. Чардаклы районы
Remove ads

Икътисад

Сәнәгать

Специализациянең төп тармагы — машиналар төзү (авиация төзү, приборлар төзү, станоклар төзү, автомобильләр төзү) (сәнәгый җитештерүнең күләменнән 56 процент өлеше). Сәнәгый җитештерүнең күләменнән 80% өлеше Сембердә һәм Мәләкәстә тупланган. Сембер өлкәсендә Россия автобусларның 95% һәм йөк автомобильләрнең 10% өлеше җитештерелә. 1941 елда, Мәскәүдән эвакуацияләнгән ЗИЛ заводы нигезендә Ульяновск автомобиль заводы барлыкка килә. Шулай ук Сембердә «Авиастар-СП» авиация заводы (Ан-124 «Руслан» һәм Ту-204 самолётлар җитештерү) урнаша. Хәрби-сәнәгать комплексына Ульяновск механика заводы керә.

Сенгилей һәм Новоульяновск шәһәрлерендә цемент заводлары урнашалар. Мәләкәстә автоагрегатлар заводы урнаша.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгының төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. Шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык да бар.

Транспорт

Авиация транспорты

  • «Ульяновск-Восточный» халыкара аэропорты

Автомобиль транспорты

Федераль һәм региональ әһәмиятле автоюлларның гомуми озынлыгы — 4904,5 км, шул исәптә федераль автоюллар озынлыгы — 431,7 км, регион автоюллар озынлыгы — 4472,8 км. Өлкәнең көньяк өлешне М5 «Урал» трассаның өлеше кисеп үтә.

Тимер юл транспорты

Сембер өлкәсе территориясендә тимер юл ташуларны Куйбышев тимер юлының Ульяновск бүлекчәсе башкара.

Remove ads

Өлкәдә туганнар

  • Владимир Ленин (1870 — 1924) — Россия империясе һәм ССРБ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ССРБ нигезләүчесе.
  • Александр Керенский (1881 — 1970) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәте министр-рәисе.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads