Татар тарихы хронологиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татар тарихы хронологиясе - татар халкына кагылышлы вакыйгалар эзлеклелеге.
Remove ads
600-900
- 632 - Бөек Болгар иле төзелә.
- 665 - Бөек Болгар иленең Кубрат ханы үлгәннән соң, дәүләт таркала.
- 690-710 - Котраг Кубрат улы җитәкчелегендәге болгарлар Идел буена күчеп килә, җирле төрки һәм угро-фин кабиләләре янында яши башлаган.
- VIII-IX гасырда Идел буе Болгары дәүләте барлыкка килә.
901-1000
- 922 - Болгар дәүләтенә Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендәге илчелек ерак Багдад хәлифәтеннән килеп җитә. 16 май көнне илдә болгарларның корылтае үткәрелә, шул көнне хәлифәтнең хаты укыла, Идел буе Болгар дәүләте Ислам динен кабул итә.
1001-1100 еллар
- 1006 - Киев Русе һәм Идел Болгары арасындагы тынычлык килешүе.
1101-1200 еллар
- 1164, 1184 ел - Владимир-Сүздәл кенәзе Андрей Боголюбскийның Идел Болгарына походлары.
1201-1300 еллар
- 1229 - Төньяк-Көнчыгыш Русь һәм Идел Болгары арасында килешү төзелү.
- 1235 - монголларның Каракорымда узган гомуми корылтаенда Көнбатышка яу чыгу мәсьәләсе карала.
- 1236 - Монголларның Идел Болгарын басып алуы.
- 1243 - Алтын Урда дәүләте төзелү.
- 1243-1255 - Бату ханның идарә итүе.
- 1256-1266 - Бәркә ханның идарә итүе.
1301-1400 еллар
- 1312-1342 - Үзбәк хан идарә итүе.
- 1382 - Туктамыш хан Мәскәүне басып ала. Мәскәүнең буйсындыруы.
- 1391-1395 - Туктамыш хан һәм Аксак Тимер сугышы.
1401-1500 еллар
- 1405 (18 февраль) - Аксак Тимер вафат.
- 1437 - Биләү янындагы сугыш.
- 1438 - Казан ханлыгы оеша.
- 1445 - Олуг-Мөхәммәт хан (1405-1445) Нижгарны ала һәм аннан Муромга юнәлә.
- 1445 (7 июль) - Сүздәл янындагы сугыш. Сүздәл тирәләрендәге хәлиткеч сугышта Мәхмүд һәм Якуб җитәкчелегендәге казан гаскәре урысларны тар-мар итә.
- 1446 - Бөек Идел юлы өчен Мәхмүт хан Мәскәү кенәзлегенә каршы сугыша.
- 1448 - Бөек Идел юлы өчен Мәхмүт хан Мәскәү кенәзлегенә каршы сугыша.
- 1445-1465 - Мәхмүт хан идарә итүе. Казан ханлыгы чәчәк ату дәвере.
Remove ads
1501-1600 еллар
- 1502 - Олы Урда юкка чыга.
- 1507 - Казанда Сөембикә манарасы төзелә башлый.
- 1552 - Явыз Иван тарафыннан Казан басып алына.
1601-1700 еллар
1701-1800 еллар
- 1718 - Казанда адмиралтейство нигезләнә.
- 1722 - Бөек Петр Казанга килә, Казанда ул үз 50-еллыгын каршы ала.
- 1756 (7 август) - мәчетләрне җимерүгә юнәлтелгән патша указы чыга, аның буенча Казан һәм Казан өязендәге 536 мәчетнең 418е җимерелә.
- 1766 - Екатерина II приказы буенча Казанда Дума оештырыла.
- 1783 (19 апрель) — Екатерина II (1762—1796) манифесты нигезендә Кырым ханлыгы Россия империясенә кушыла.
Remove ads
1801-1900 еллар
- 1804 - Казан император университеты (хәзер — Казан (Идел буе) федераль университеты) ачыла.
1901-2000 еллар
- 1920 (май) - үзәк хакимият декреты белән ТАССР төзелә.
- 1936 - Татарстан язучылар берлеге оеша.
- 1945 - ССБР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оеша.
2001-2100 еллар
Тышкы сылтамалар
- Татар халкы һәм Татарстан тарихы. 2013 елның 31 май көнендә архивланган.
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты: «Татарларның килеп чыгышы» видеосы (YouTube, 5:40)
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads