Екатерина II
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Екатери́на II, Әби патша (Екатерина Алексе́й кызы; чын исеме София Фредерика Августа Ангальт-Цербстлы, алм. Sophie Auguste Friederike von Anhalt-Zerbst-Dornburg) — 1729 елның 2 мае, Штеттин, Пруссия — 1796 елның 17 ноябре, Кышкы Сарай, Санкт-Петербург) — Русия патшабикәсе (1762—1796)
- Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Романова.
Князь Ангальт-Цербстский кызы Екатерина тәхеткә үз иренә - тиздән ачыкланмаган шартларда һәлак булачак Петр III гә каршы сарай түнтәрелеше нәтиҗәсендә менгән. Ул тәхеткә менеп, үзенең «Бөек» Петр ирен 1725 елда алыштырган Екатерина I ясаган прецедентка иярә. Екатерина заманында Русия империясенең чикләре көнбатышка (Речь Посполитаны басып алып) һәм көньякка («Новороссия», Кырым, өлешчә Кавказ) сизелерлек җәелдерелә[чыганагы?].
Аның идарә итү чорын еш кына Русия империясенең «алтын чоры» дип атыйлар. Шулай ук татарларга мәчетләр төзү рөхсәте биргән патша буларак билгеле. Екатерина II халыкларга аз-маз дин иреге хокукларын кайтарта, дини эзәрлекләүне туктата. 1788 елның 22 сентябрендә Екатерина Уфа Диния магометаннар законы җыенын оештыру турында фәрман имзалый.
Екатерина II урыс халкына мәгърифәт бирү яклы булган. Идарә иткән чорда ул дәүләт үсеше өчен файдалы булган бик күп реформалар кабул итте.
Екатерина II вакытында дәүләт идарәсе системасы Петр I заманыннан беренче тапкыр реформалаштырыла. Екатерина II реформалары рус дәүләтенең һәм җәмгыятьнең XIX гасырның беренче чирегендә трансформациясен әзерләгәннәр һәм 1860-еллар реформалары өчен кирәкле шарт булган[чыганагы?].
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
