Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия (рус. Хрестоматия по татарской фортепианной музыке) — татар композиторларының фортепиано өчен язылган һәм фортепиано өчен эшкәртелгән башка әсәрләренең ике кисәктән торган тупланмасы. Татарстан Республикасының һәр музыка мәктәбе диярлек тупланма белән тәэмин ителгән.
Remove ads
Тасвирлама
Әсәрләр жанр һәм авырлыгы буенча ике кисәккә төркемләнгән. Беренче кисәк музыка мәктәпләренең кече һәм урта классларында, икенче кисәк - урта һәм өлкән класслар, шулай ук музыка көллиятләрендә куллану максаты белән төзелгән[1]. Җыентык матбугатта берничә тапкыр бастырылып чыккан әсәрләрдән, шулай ук әле яңа иҗат ителгән әсәрдән гыйбарәт. Җыентыкта махсус балаларга багышланган әсәрдән тыш, башка гомуми этник темалар белән үрелеп килгән әсәрләр дә чагылыш тапкан. Җыентыкта җыр, бию, марш, этюд, вальс, прелюдия, соната, концерт, токката кебек жанрларга караган соло һәм ансамбльдә башкарыла торган әсәрләр кулланылган.[2]
Әсәрләр Эльза Әхмәтова, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Сабитовская, Екатерина Соколова, Вера Спиридонова, Флора Хәсәнова, Кира Шашкина тарафыннан туплана, мөхәррирләнә һәм 1987 елда Татарстан китап нәшриятында ике кисәктә бастырыла. Икенче кисәк күләм ягыннан күпкә зуррар. 2002 елда тупланманың беренче кисәгенең икенче басмасы "Яңалиф" нәшрият йортында дөнья күрә.
Remove ads
Чыганаклар
- Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. — Т. 1. — 144 б.
- Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. — Т. 2. — 241 б. — 3000 экз.
- Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: "Яңалиф" нәшрият йорты, 2002. — Т. 1. — 146 б. — 1000 экз.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads