Татнефть

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татнефть
Remove ads

«Татнефть» (тулы исем — В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте) — нефть җитештерү компаниясе. Русиядә табылган нефть күләме буенча алтынчы урында тора. Үзәге Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан.

Кыска фактлар Төр, Сәнәгать тармагы ...

Генераль директор — Наил Мәганов[4]

Remove ads

Тарихи мәгълүмат

1943 белән 1950 еллар арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә бай нефть ятмалары табыла. Табылган запаслар күләме СССРда иң зур булып чыккан. Дәүләт күмер-водород чималына кытлык кичергән, шуңа күрә җитәкчелек Татарстанның нефть байлыгына зур игътибар белән караган.

Иң авыр мәсьәлә — ятмаларны эшче куллар белән тәэмин итү. Корылган дәүләт планнары буенча 90–100 мең кеше җәлеп ителергә тиеш булган. Башта ятмалар вахта ысулы белән хезмәтләндереләчәк дип уйланылган, ләкин бу чынга ашмаган, чөнки моңа юллар юклык комачау иткән. Эшче һәм хезмәткәрләрне читтән кертү һәм урында әзерләү башланды.

1952 елда «Татнефть» составында «Баулынефть», «Бөгелмәнефть», «Татбурнефть» тресты, «Татнефтепромстрой» төзү-монтажлау тресты, проектлау идарәсе «Татнефтепроект» һәм Алабуга тикшеренү боралау идарәсе. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны 2 меңгә җиткән.

Thumb
«Татнефть» ягулык салу урыны, Мәскәү
Remove ads

Татнефтьнең массакүләм мәгълүмат чаралары

  • «Нефтяные вести» газетасы
  • «Хәзинә» газетасы
  • «Нефть и жизнь» журналы
  • «Время Татнефти» телестудиясе
  • «Татнефть» компанияләр төркеменең 14 күп тиражлы газетасы
  • «Нефтяная газета» электрон басмасы[5]

Бүләкләре

  • 2025«Фидакарь хезмәт өчен» ордены[d] (Россия) ― нефть һәм газ сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше, хезмәттә ирешкән уңышлары өчен[6][7].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads