Тигезлек (геология)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тигезлек (геология)
Remove ads

Тигезлек (рус. равнина, ингл. plain) — мәйданы буенча шактый зур булган коры җир өслеге, диңгез һәм океаннар төбе, ай өслеге рельефының иң әһәмиятле элементларының берсе. Җир өслегенең авышлыксыз диярлек (5° ка кадәр авышлык белән) һәм биеклекләре аз (200 метрга кадәр) тирбәлүе белән сыйфатланучы тигез урыны.

Thumb
Австралиядәге тигезлек

Күпчелек тигезлекләр платформа өстендә формалаша. Кайбер тигезлекләр таулы өлкәләрнең тау аралары һәм тау аллары иңкүлекләрендә хасил була. Су асты тигезлекләреннән океан ятагында, шельфта, кырый диңгезләрнең казанлыкларында ясалган абиссаль тигезлекләр күбрәк таралган.

Тигезлекләр, таулар кебек үк, зур булмаган градиентлы (1-2 м/км кадәр) тектоник хәрәкәтләргә дучар була. Гомумән алганда, тигезлекләр коры җир өслегенең 65 % ын тәшкил итә. Дөньяның иң зур тигезлеге: Амазонка түбәнлеге (5 млн км2 артык).

Thumb
Тау алды тигезлеге. Гыйрак
Remove ads

Классификация

Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек буенча төрләре

Thumb
Көнбатыш Себер тигезлеге

Өслек формасы буенча төрләре

  • горизонталь тигезлекләр
  • авыш тигезлекләр
  • батынкы тигезлекләр

Морфологиясе буенча төрләре

Thumb
Дулкынсыман тигезлек. Җиргәнтау. Башкортстан
  • калкулыклы тигезлек
  • дулкынсыман тигезлек
  • тәбәнәк таулы тигезлек
  • түтәлле тигезлек
  • яссы тигезлек

Экзоген процесслар өстенлек итү буенча төрләре

  • денудацион тигезлек (плато)
  • аккумалятив тигезлек (аллювиналь, диңгез утырмалары, күл, боз , вулканик утырмалар белән капланган тигезлек)
Remove ads

Моны да карагыз

Манзара

Thumb
Әрмән таулыгында Арарат тигезлеге. Еракта - Арарат тавы. Әрмәнстан

Әдәбият

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads