Тимергали Зиннуров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тимергали Зиннуров, Тимергали Зиннур улы Зиннуров (1949 елның 18 ноябре, Лаеш районы — 2017 елның 1 феврале, Казан) — драма актёры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисты (1993).
Remove ads
Тормыш юлы
Зиннуров Тимергали Зиннур улы 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында дөньяга килә. 1967 елда ул Казан дәүләт курчак театрына эшкә урнаша һәм шунда 1982 елга кадәр эшли. 1982 елда инде аны артист буларак К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакыралар һәм анда аның хезмәте күп еллар дәвамында бара.
Башкарган рольләре
Тимергали Зиннур улы Зиннуров гомерен тулысынча театрга багышлый. Ул ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Тинчурин театрында кырык елга якын иҗат итү чорында Тимергали Зиннуров бер-берсенә тиң булмаган, табигыйда, үзенчәлекле дә, тамашачылар күңеленә хуш килгән бик күп кенә тормышчан образлар өстендә эшли һәм аларны тамашачыга җиткерә. Тимергали Зиннуров башкарган төп рольләр:
- М. Фәйзинең «Ак калфагы»нда Мирза,
- Ш. Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге»ндә Максуд,
- В. Шекспирның «Гаугалы мәхәббәт»ендә Франциск,
- Т. Миңнуллинның «Без бит авыл малае»нда Иршат,
- И. Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектаклендә Әкбәр,
- А. Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош»ында Мияссәр,
- Н. Фәттахның «Итил суы ака торур»ында Алмыш хан,
- И. Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Васыйл,
- М. Гыйләҗевнең «Бала баласы балдан татлы»сында Урманчы бабай,
- М. Кәримнең «Айгөл иле»ндә Җәгфәр Моратшин,
- Ш. Фәрхетдинов һәм Р. Заһидуллинның «Алтын көз»ендә карт,
- Н.Хисамовның «Йосыф – Зөләйха»сында Мәлик Рәййан һ.б.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1981 — ТАССРның атказанган артисты («театр өлкәсендәге казанышлары өчен»).
- 1993 — Татарстан Республикасының халык артисты.
2017 елның 1 февралендә Казанда вафат була.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads