Тимур Саматов (1992)
ЛХҖ сәнәгать һәм сәүдә министры From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тимур Саматов, Тимур Илгиз улы Саматов (1992 елның 4 апреле, РФ, ТР, Казан) – дәүләт эшлеклесе, Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры (2022 елдан), Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2016-2022 елларда), икътисад фәннәре кандидаты[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1992 елның 4 апрелендә Казанда туган. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын «сәүдә сәясәте һәм халыкара сәүдә» белгечлеге тәмамлаган (2015). Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы
2013-2016 елларда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
2016 елда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч-эксперты.
2016-2022 елларда – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары[2].
2022 елның августыннан – Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры[3][4].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2019 – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы
- 2020 – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы
- 2020 – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
- 2022 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте [2]
- 2022 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― социаль-икътисади үсешкә һәм нәтиҗәле хезмәткә зур өлеш керткәне өчен[5]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads