Тимур Шиһабетдинов
2025 елдан ТАИФ ААҖ генераль директоры From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тимур Шиһабетдинов, Тимур Альберт улы Шиһабетдинов (Тиму́р Альбе́ртович Шигабутди́нов; 1983 елның 12 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Нурминкә) ― Татарстанның хуҗалык―икътисад эшлеклесе, менеджер, 2025 елдан «ТАИФ» АҖ генераль директоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2015). Автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры (2019).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1983 елның 12 гыйнварында[1] Татарстан АССР Лаеш районы Нурминкә авылында «Нармонка» совхозы директоры урынбасары Альберт Шиһабетдинов (1952 елгы) гаиләсендә туган. Абыйсы Руслан (1976 елгы), 2019―2022 елларда «ТАИФ» АҖ генераль директоры[2].
«Юриспруденция» буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2005), «икътисад һәм финанс» белгечлеге буенча Колумбия университетын (АКШ, 2007), MBA буенча магистр дәрәҗәсендә Кембридж университетын (Бөекбритания, 2010), «оешма менеджменты» белгечлеге буенча Казан федераль университетын (2013), «химия технологиясе» буенча Казан милли тикшеренү технология университетын (2016) тәмамлаган[3].
Remove ads
Хезмәт юлы
2001―2005 елларда ― «ПРОТОН» ҖЧҖ директоры.
2005―2008 елларда ― Казанның «Органиксинтез» ГАҖ генераль директоры референты.
2008―2010 елларда ― «ТАИФ» ААҖ генераль директоры киңәшчесе.
2010―2012 елларда ― «ТАИФ» коммерция буенча директор урынбасары ― коммерция һәм яңа проектлар буенча идарә башлыгы, «ТАИФ — НК» ААҖ генераль директоры урынбасары ― коммерция буенча директор.
2012―2016 елларда ― «Органик синтез» ГАҖ генераль директорының коммерция буенча урынбасары.
2016―2021 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ генераль директоры урынбасары ― коммерция директоры.
2021―2024 елларда ― «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм «СИБУР» ҖЧҖ идарәсе әгъзасы, синтетик каучуклар дирекциясе җитәкчесе.
2025 елдан ― «ТАИФ» АҖ генераль директоры[3].
Remove ads
Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2013 ― «Казаноргсинтез» ААҖ Мактау грамотасы
- 2015 ― Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы
- 2020 ― РФ спорт министрының Рәхмәт хаты
- 2020 ― ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы[8]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads