Ток-писин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Ток-писин (төп исеме Tok Pisin) — Папуа — Яңа Гвинеядә таралган креол теле. Бу илнең, инглиз һәм хири-моту телләре белән беррәттән, рәсми теле. Ток-писин — Папуа — Яңа Гвинеядә киң таралган һәм бу илдәге 700-дән артык телдә сөйләшкән халык өчен аралашу теле булып тора.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...
Remove ads

Килеп чыгышы

Квинсленд һәм башка плантацияләргә Тын океан утрауларыннан эшкә килгән төрле телле халыклар кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аралашу нәтижәсендә инглиз теленә нигезләнгән пиджин формалашкан. Бу тел лексикасының 5/6 өлеше Һинд-аурупа телләренә карый, плантациядә эшләгән немец, португал һәм австронезий телле эшчеләрдән дә өлеш алган. Инглиз теленә нигезләнгән пижин, Германиянең Яңа Гвинеясендә ток-писин буларак үскән. Монда ток-писин немец телле югары катлам кешеләре белән һәм үзара аралашу теленә әверелә.

Remove ads

Рәсми статусы

Thumb
1971 елгы ток-писин белешмәлеге (Меланезия пиджины дип аталган чор).

Ток-писин массакүләм мәгълүмат чараларында һәм хөкүмәт органнарында рәсми тел буларак кулланыла, әмма инглиз теленнән калыша. Ток-писин теле башлангыч белем дәрәҗәсендә укытыла.

Региональ төрлелеге

Папуа-Яңа Гвинеянең төрле төбәкләрендә ток-писин теленең лексикасы һәм грамматикасы аерыла. Яңа Гвинеянең таулы төбәкләре теле, төньяк яр буе һәм Яңа Гвинея утраулары теленнән аерыла.

Википедия
Википедия

Википедиянең
телендә ток-писин бүлеге бар!
tpi:Fran pes

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads