Папуа — Яңа Гвинея

From Wikipedia, the free encyclopedia

Папуа — Яңа Гвинея
Remove ads

Получено слишком много сущностей из Викиданные. Количество загруженных сущностей: 500/500.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Па́пуа — Яңа́ Гвине́я, тулы исеме Па́пуа — Яңа́ Гвине́я бәйсе́з дәүләте́ (ингл. Papua New Guinea [ˈpæpuːə njuː ˈɡɪni] (шулай ук ˈpɑːpuːə, ˈpæpjuːə), Калып:Lang-tpi, Калып:Lang-ho) — Океанлыкта урнашучы дәүләт. Тын океанның көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Мәйданы — 462 840 км². Халык саны — якынча 6 млн кеше. Шәһәр халкы саны — 15,2 % (1991). Административ яктан дәүләт 20 виләяткә бүленә. Башкаласы — Порт-Морсби шәһәре. Милләтләр дуслыгына керә. Канун чыгару органы — Милли парламент.

Remove ads

Диннәр

2000 елгы халык санын алуның процент күрсәткечләре түбәндәгечә:

  • Католик чиркәве (27,0%)
  • Инҗилчеләр (19,5%)
  • Папуа — Яңа Гвинея һәм Сөләйман утраулары берләшкән чиркәве (11,5%)
  • Җиденче көн адвентистлары (10,0%)
  • Илленчеләр (8,6%)
  • Инҗил берлеге (5,2%)
  • Англикан чиркәве (3,2%)
  • Баптистлар (0,5%)
  • Коткару Армиясе (0,2%)
  • Башка христианнар (10%)
  • Йәһвә шаһитлары (0,4%)
  • Христос Чиркәве (0,4%)[31]

Дәүләт гимны

O Arise, All You Sons (“Күтәрелегез, ил уллары!”) — Папуа-Яңа Гвинеяның милли музыкаль символы. Ул 1975 елның 10 сентябрендә (Папуа-Яңа Гвинея бәйсезлеге көнендә) Милли Башкарма Шура тарафыннан кабул ителгән. Тексты инглиз телендә язылган, гимн тулысынча Томас Шеклединең (Thomas Shacklady, 1917–2006) иҗат җимеше булып тора. Дәүләт байрагы һәм гербы 1971 елда ук расланган булса да, гимн тагын дүрт елдан соң гына, Австралиядән рәсми бәйсезлеккә ирешкәч кенә гамәлгә кертелгән.

O arise all you sons of this land,

Let us sing of our joy to be free,
Praising God and rejoicing to be
Papua New Guinea.
Shout our name from the mountains to seas
Papua New Guinea;
Let us raise our voices and proclaim
Papua New Guinea.

Now give thanks to the good Lord above
For His kindness, His wisdom and love,
For this land of our fathers so free,
Papua New Guinea.
Shout again for the whole world to hear
Papua New Guinea;
We're independent and we're free
Papua New Guinea.

Күтәрелегез, ил уллары,

Яңгыратыйк азатлык җырларын,
Рәхмәтле Алланы мактарга —
Папуа-Яңа Гвинея.
Исемең диңгездә-тауларда —
Папуа-Яңа Гвинея;
Рухланыйк без сине хакларга —
Папуа-Яңа Гвинея.

Кодрәтле Алладан бәрәкәт —
Игелек, зирәклек, мәхәббәт,
Бабалар Ватаны, син азат —
Папуа-Яңа Гвинея.
Бар дөнья тыңласын, җыр яңгырат —
Папуа-Яңа Гвинея;
Без бәйсез, ирекле, күңел шат —
Папуа-Яңа Гвинея.

Kütärelegez, il ulları,

Yañğıratıyq azatlıq cırların,
Räxmätle Allanı maqtarğa —
Papua-Yaña Gvineyä.
İsemeñ diñgezdä-tawlarda —
Papua-Yaña Gvineyä;
Ruxlanıyq bez sine xaqlarğa —
Papua-Yaña Gvineyä.

Qödrätle Alladan bäräkät —
İgelek, ziräklek, mäxäbbät,
Babalar Watanı, sin azat —
Papua-Yaña Gvineyä.
Bar dönya tıñlasın, cır yañğırat —
Papua-Yaña Gvineyä;
Bez bäysez, irekle, küñel şat —
Papua-Yaña Gvineyä.

Хор башкаруында: []

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads