Томас Транстремер
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Томас Йоста Транстремер (швед. Tomas Gösta Tranströmer; 1931 елның 15 апрелендә Стокһольмда туган) — XX гасыр швед әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, язучы. 2011 елның Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе[5].
Төп белгечлеге буенча — психолог. Төрмәдә утыручылар һәм авыр җәрәхәтләр алган кешеләр белән эшләгән[6].
1990 еллар башында авыр инсульт кичерә. Аның нәтиҗәсендә тәненең уң ягы катып кала. Транстремер сул кулы белән язарга өйрәнә.
Гомерен Вестерос шәһәрендә кичерә. Аннары хатыны белән Стокһольмга күчә.
2011 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була. Аны ул «үз шигырьләрендә бай эчтәлекле, җиңел аңлаешлы образлар белән чынбарлыкка яңа караш тудыру» өчен ала.
Remove ads
Иҗат
Әдип – 12 шигырь һәм проза җыентыклары авторы.
Китаплары:
- «17 dikter» (1954) — «17 шигырь»
- «Hemligheter på vägen» (1958) — «Юлдагы серләр»
- «Den halvfärdiga himlen» (1962) — «Ярым тәмамланган җәннәт»
- «Klanger och spår» (1966) — «Тәрәзәләр һәм ташлар»
- «Mörkerseende» (1970) — «Төнге төш»
- «Stigar» (1973) — «Сукмаклар»
- «Östersjöar» (1974) — «Балтыйк»
- «Sanningbarriären» (1978) — «Хакыйкать киртәсе»
- «Det vilda torget» (1983) — «Кыргый квадрат»
- «För levande och döda» (1989) — «Тереләр һәм вафатлар өчен»
- «Sorgegondolen» (1996) — «Гондол кайгысы»
- «Den stora gåtan» (2004) — «Зур табышмак»
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads