Татар-информ

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Татар-информТатарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышына бәйле хәбәрләр җыючы һәм таратучы мәгълүмат агентлыгы.

Кыска фактлар Баш-фатир:, Оешма төре: ...
Remove ads

Белешмә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән оештырылган. Документны обкомның беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган. ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәгән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, оештырылган көннән бирле, татар, рус, инглиз телләрендә иҗтимагый, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни мәгълүмат тәкъдим итә. Бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык, бер яктан, республикадан читтә яшәүче милләттәшләрне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара буларак, икенче яктан, — Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы буларак хезмәт итәр дип ният ителгән. Агентлык каршында Россия төбәкләре, БДБ илләре һәм чит илләрдә яшәгән татарларга атап чыгарылган атналык «Татар иле» һәм «Татарские края» (русча игезәге) газеталары һәм латин имлясы белән Tatar donyasi электрон газетасы чыгып килгән. Агентлыкның үз журналистларыннан тыш, Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай милләттәшләребезнең тормышы һәм шушы республикада Татарстанга, татарларга бәйле үзенчәлекле яңалыкларын тиз арада җиткерү мөмкинлеге табып эшли.

«Татар-информ» агентлыгын төзелгән көннән башлап Үмәр Богдалов, аннары Римма Ратникова, Рәшит Галләмов җитәклиләр. 2005 елда, Татарстандагы ММЧлары «Татмедиа» оешмасына куып кертелгәч, «Татаринформ» агентлыгына гендиректор итеп журналист Леонид Толчинский утыртыла. Шул вакыттан башлап, агентлык төрле төбәкләрдә сибелеп яшәгән татар халкы турында хәбәрләр чыганагы булудан туктый. Өч телдә тупланып барган агентлык сайты туздырылып, күпчелек мәгълүматлар «яна». Яңа җитәкче 2007 елда «Татар иле» басмасын туздырып ташлап, аннары сәбәп табып юкка чыгара.[3]

2016 елда Татар-информда көтелгән үзгәрешләр башлана. Толчинский «үз теләге белән» башка җиргә күчерелә. 26 апрельдә агентлыкның яңа генераль директоры итеп танылган тележурналист Шамил Садыйков билгеләнә.[4][5] Татар редакциясен яңа директор белән мәгълүм Адымнар тапшыруында хезмәттәшлек иткән журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов билгеләнә. Әлеге үзгәрешләр татар редакциясенең эшенә уңай йогынты ясый. Татар телендәге сайт .tatar доменына күчерелә һәм эчтәлек ягыннан шактый алга китә. Сайтта даими рәвештә яңа материаллар, комментарийлар, оригиналь хәбәрләр урнаштырыла башлый.

Октябрь аенда агентлыкка моңарчы мөстәкыйль эшләгән intertat.ru һәм sntat.ru интернет-редакцияләр кушыла.[6][7]

Remove ads

Җитәкчелек

Генераль директорлар

Баш мөхәррирләр

Remove ads

Әһәмиятле даталар

Сайт аудиториясе

Мәгълүмат агентлыгының генераль директоры сүзләренчә, агентлыкның аудиториясе киңәя. Әгәр 2016 елның апрель аенда "Татар-информ" ны көненә 11 мең кеше укыса, декабрьдә алар саны 33 меңгә җиткән. Татар редакциясенең аудиториясе турында аерым мәгълүмат юк.[38]

Татар редакциясенең айлык аудиториясе 2016 елның сентябрь аенда 117 000 тирәсе.[39][40]

Remove ads

Бәйле ресурслар

Фактлар

  • Мәгълүмат агентлыгын сыйфатлы журналистика урынына иҗтимагый–сәяси пропаганда тарату белән шөгыйльләнүдә гаепләүчеләр табыла.[41][42]
  • Мәгълүмат агентлыгы сайты 2016 елда Белем җәүһәрләре бәйгесенең «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә беренчелекне яулый.[43][44]
  • 2025 елның мартында Латвиядә (Россиянең тагын сигез интернет-ресурсы белән бергә) «Татар-информ» да блокланган. Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча совет: Әлеге интернет-ресурслар Латвия җәмгыятенең бердәмлегенә һәм Украинага күрсәтелгән ярдәмгә тискәре йогынты ясарга мөмкин, шулай ук әлеге ресурсларда урнаштырылган мәгълүматлар Латвиянең бәйсезлегенә, суверенитетына һәм территориаль бөтенлегенә каршы юнәлдерелгән, дгән нәтиҗәгә килгән[45].
Remove ads

Моны да карагыз

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads