Троицк (Чиләбе өлкәсе)
Чиләбе өлкәсендә, Казакстан чигендә урнашкан шәһәр, татарның элекке дини һәм мәгариф үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Троицк, Троицк[3] (каз. Мұнанай[4][5][6]) – Россиядә, Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр (1784 елдан), Троицк районы административ үзәге.
Шәһәргә 1743 елда Иван Неплюев – Ырынбур төбәге наместнигы нигез сала.
Шәһәр Уй (Тобол кушылдыгы) һәм Өял елгалары кушылган урында, Чиләбедән 121 чакрым ераклыкта урнашкан.
Шәһәр берничә райончыкка бүленгән. Татарлар башлыча «Амур»да яшиләр. Бу микрорайонда Тукай урамы да бар. Мемориаль тактасы булмаса да, бер йорт «Тукай тукталган йорт» буларак мәгълүм.
Уку йортларыннан Чиләбе ДУ филиалы, медучилище, педучилище, авиация колледжы эшли.
Remove ads
Кызыклы фактлар
Шәһәр халкының күпчелеге үз йортлары белән яши. Дөрес, шәһәр читендә тугыз катлы йортлар да төзелгән. Ләкин алар бармак белән генә санарлык. Хакимият, уку йортлары, тәртип саклау органнары, гомумән, барлык учреждениеләр дә диярлек шундый борынгы йортларда урнашкан.[7]
Танылган шәхесләр
Татарлар
- Фатиха Аитова
- Сәрвәр Әдһәмова
- Исхак Әхмәров
- Чыңгыз Әхмәров
- Нәҗип Гайнуллин (1912―1969), актер, режиссер. ТАССР халык (1950), РСФСР атказанган (1957) артисты.
- Исмәгыйль Илялов
- Исхак Илялов
- Һаҗәр Илялова
- Дамир Хәйруллин
- Габдулла Шөнаси
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads