Тубыл-иртеш диалекты
татар теле диалекты From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тубыл-иртеш диалекты яки тубыл-иртыш диалекты — татар теленең Көнбатыш Себердә таралган диалектларының берсе.

Диләрә Тумашева классификациясе буенча тубыл-иртеш диалекты биш сөйләшкә бүленә[2]:
- Төмән — Төмән өлкәсенең Төмән, Ялутор, Түбән тәүдә, Исәт, Заводоуков, Ярков районнары;
- Тубыл — Төмән өлкәсенең Тубыл, Вагай, Яркәү районнары;
- Саз — Төмән өлкәсенең Тубыл, Уват районнары;
- Тәвриз — Омск өлкәсенең Тәвриз, Ишемтамак, Знаменский районнары;
- Тара — Омск өлкәсенең Тара, Большеречье, Колосов районнары.
Тәвриз сөйләшендә алтай, хакас һәм шор телләренә хас булган күп кенә көнчыгыш-төрки элементлар билгеләнгән.[3]
Remove ads
Өйрәнү тарихы
Соңгы өч гасырда себер татарларының теле күп санлы тикшеренүчеләр тарафыннан өйрәнелә. XVII—XIX гасырлар ахырына Г. Ф. Миллер, П. С. Паллас, И. П. Фальк, В. В. Радлов, һ.б. эшләре буенча этнография һәм конкрет рәвештә себер татарларының хуҗалык шөгыльләре буенча мөһим мәгълүматлар керә.
Этнографик, археологик һәм тарихи хезмәтләрдән тыш, лингвистларның Себер татарлары диалектларын өйрәнүгә багышланган тикшеренүләре бар, аеруча Д. Тумашева, Х. Алишина, А. Насыйбуллина, Р.С. Барсукова, Л.Җәләй, Д. Рамазанова эшләре күп.[4]
Тубыл-иртеш диалекты Д. Тумашева фикеренчә, җирле татарлар һәм күченеп килгән Идел буе һәм Урал буе татарлары телләренең озак вакытлы үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән татар теле диалектлары төркеменә карый. Аларның язма әдәби теле — татар теле.[4]
Татар лингвист-тюркологы Габделхәй Әхәтов, галимнәр арасында беренче булып себер-татар телендә цыкылдау кебек күренешне таба. Үзенең «Көнбатыш-Себер татарлары диалекты» (1963) дигән фәнни хезмәтендә Әхәтов Төмән һәм Омск өлкәләрендә тубыл-иртеш татарларының территориаль урнашуы буенча материаллар тәкъдим итә.[5]
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads