Шор теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Шор теле (рус. шо́рский язы́к, шор. шор тили, тадар тили) — шор халкы теле, Россиянең Кемерово өлкәсендә киң таралган — күбесенчә, Алтай тауларының төньяк итәгендә, Кузнецк Алатавында, Томь елгасы һәм аның кушылдыклары буенда, Хакасия һәм Алтай Республикасы чигендә. Шор телендә сөйләшеүчеләр саны — 6 меңнән артык кеше (2002, халык исәбе). Төрки телләрнең төньяк-көнчыгыш төркөме хакас төркемчәсенә карый.

Remove ads

Диалектлары

Ике диалектлы: мрас, йәки «з» белән сөйләшелгәне әдәби тел нигезендә ята ( 20-30-ынчы елларда функцияләгән), икенчесе - кондом, «й-диалект»; анысы үз чиратында берничә сөйләшкә бүленгән. Мрас диалекты - хакас, ә кондом — төньяк алтай сөйләшенә карый.

Шор язмасы

Төп мәкалә: Шор имләсе

Шор имләсе 1927 елдан урыс алфавитына нигезләнгән булган, соңрак, 19291938 елларда — латин графикасы нигезендә эшләнгән булган. 1938 елда кириллица нигезендә яңа алфавит төзелә. 1885 елда миссионерлар чыгарган әлифба билгеле. Хәзерге шор алфавиты:

А а Б б В в Г г Ғ ғ Д д Е е
Ё ё Ж ж З з И и Й й К к Қ қ
Л л М м Н н Ң ң О о Ӧ ӧ П п
Р р С с Т т У у Ӱ ӱ Ф ф Х х
Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь
Э э Ю ю Я я
Remove ads

Лингвистик мәгълүматлар

Фонетика

Шор фонетикасында 16 сузык һәм 25 тартык фонема. Сузыклар озын һәм кыска әйтелешле: кыска (а, э/е, ы, и, ӧ, ӱ, о, у) һәм озын (аа, ээ/ее, ыы, ии, ӧӧ, ӱӱ, оо, уу). Басым көч салып әйтелә. Сузыклар гармониясе күзәтелә.

Сузыклар

Подробнее Алгы рәт, Арткы ...

Тартыклар

Подробнее Билабиаль, Денталь ...

[1]

Иҗек

Иҗекләрнең ачыгы да (V, CV), ябыгы да (VC, CVC, VCC, CVCC) очрый. Урыс теленнән үзләштерелгәннәрендә бөтен төре дә булуы мөмкин.

Морфологиясе

Түбәндәге грамматик сүз төркемнәре бар: исемнәр (исем сүзләрне (существительное), сыйфат сүзләр, рәвешләр, саннар, алмашлыклар, ымлыкларны кертә, фигыльләр (алардан чыгарылган гамәл исемнәре — сыйфат фигыльләр һәм хәл фигыльләр белән), хезмәт сөйләм берәмлекләре (кисәкчәләр, модаль сүзләр, бәйлекләр һәм теркәгечләр). Аерым сөйләм берәмлекләре арасына чикләр шартлы. Башка төрки телләрдәге кебек, юк род (җенес) категориясе, сыйныф, җанлы-җансызга бүлү юк. Сан категориясе бар. Күплек аффикслары (-лар/-лер, -нар/-нер, -тар/-тер) исемнәргә, фигыльләргә, 3-че зат төрләнә торган исемнәргә кушыла. Җиде килеш бар [2]

Телне өйрәнү

  • Кемерово дәүләт университетының Новокузнецктагы институтында (филиал) укытучылар әзерләнә[3][4]

Шор телен өйрәнгән чит ил кешеләре

  • Эрдаль, Марсель

Әдәби тел

Шор телендә Чиспияков Фёдор Степанович иҗат иткән (1906—1978)

Шулай ук карарга мөмкин

  • Кондом шор сөйләше
  • Төрки катнаш телләр
  • Шор исемнәре
  • Шор диалекты

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads