Тынычлык (мәчет, Байлар Сабасы)

Ислам гыйбадәтханәсе (Байлар Сабасы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Тынычлык (мәчет, Байлар Сабасы)
Remove ads

«Тынычлык» мәчете (рус. Мечеть «Тынычлык» в пгт. Богатые Сабы) ― Татарстанның Саба районы административ үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 2024 елның 14 июнендә ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә караучы Саба районы мөхтәсибәте карамагында. Бу Саба районында 61нче мәчет[1].

Кыска фактлар
Remove ads

Тарих

Төзелешнең башы ― 2018 ел[2]. Мәхәллә 2019 елның 22 гыйнварыннан рәсми теркәлгән [3]. 2019 елның март ахырында мәчет төзелешенә рөхсәт алу өчен проект документациясе әзерләнгән. 2019 елның 10 апрелендә төзелешкә рөхсәт алынган. «Тынычлык» мәчете төзелешен 2019 елның июнендә, «Шоколад» балалар бакчасы янында башлау планлаштырылган[4]. 2021 елның 14 октябрендә манарасына ярымай куелган [5]. Ул тулысынча халыктан җыелган сәдака акчасына һәм эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән төзелә. Мәчет биш елда сафка баскан[6].

2024 елның 14 июнендә, Корбан бәйрәме көнендә ачылган. [7]. Тантанада Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, башка дин әһелләре катнаша [8].

Remove ads

Бина

Мәчет ― бер манаралы, аксыл-кызыл кирпечтән күтәрелгән бина. Мәчет бик муллык, байлык белән салынган. Түбәсендә гөмбәзе юк. Тәрәзәләренең өске ягы ярымтүгәрәкләнеп килә. Әйләнә-тирәсенә күптөрле куак-агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр утыртылган, янәшәгә җыйнак кына беседка да ясап куйганнар.

Җитәкчелек

Имам-хатыйб Камил улы Илнур хәзрәт Галимҗанов[9][10]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads