Корбан бәйрәме
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Корбан бәйрәме яки корбан гаете (гайде корбан — фар. عید قربان ‘әйд-е қорбан[4], гайд әзха[5] — гарәп. عيد الأضحى ‘ид әл-’әзха) — хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә. Россия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәсия һәм Дагстан республикаларында — рәсми ял көне.
Remove ads
Бәйрәм тарихы
- Төп мәкалә: Ибраһим пәйгамбәр
Ислам диненә күрә, Аллаһ Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйль пәйгамбәрне корбан китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбан итәр өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәргән. Шуның белән Ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм кешеләргә җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын дия. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһ тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.
Remove ads
Бәйрәм итү
Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир — «Аллаh әкбәр, Аллаh әкбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаh әкбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
Милади тәкъвим буенча билгеләү көне
Һиҗри тәкъвимнең миладидән якынча 11 көн кыска булганга күрә Корбан бәйрәменең датасы һәр ел төрле датага тап килә.
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Корбан бәйрәме — Видео
- Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш? 2016 елның 1 апрель көнендә архивланган.
- Мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads