Уразавыл

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Уразавыл (рус. Уразовка) – Кызыл Октябрь районының административ үзәге, татар авылы. Пара елгасы буендагы авыл.

Кыска фактлар Дәүләт, Нәрсәнең башкаласы ...

Яшәүчеләр саны — 2200, йортлар саны 1031. Кыш көне 1800 кеше яши, ачык йортлар саны - 850.[8] Бер-берсенә терәлеп торган Атяравыл, Актук, Кызылъяр, Куйсуы, Кадымавыл һәм Кызьмавыллар белән бергә үзенчәлекле төркем тәшкил итә. Совет чорыннан башлап Уразавыл – Түбән Новгород татарлары үзәге. Бүген монда тагын урыслар һәм мордвалар да яши.

Уразавылда һөнәри училище, Лукоян педагогик колледжының Кызыл Октябрь филиалы эшли.

Уразавыл татарлары дини һәм милли бәйрәмнәрне авыл клубында үткәрә. Бирегә Казан артистлары да гастрольләр белән еш килә.

2016 елның 16 июлендә туган яклары — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле ачылды[9].

Remove ads

Галерея

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads