Рәшит Ваһапов
татар җырчысы (тенор) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Рәшит Ваһап улы Ваһапов — бөек татар җырчысы (тенор), ТАССР халык артисты, 1941 — 1962 елларда Татар филармониясе солисты.
Remove ads
Тормыш юлы
Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук (халык телендә — Яңапар) авылында 3нче мәчет имамы Ваһап мулла Хәйретдинов (1870–1937) гаиләсендә туган. Сталин репрессияләре барышында Хайретдинов кулга алына һәм «халык дошманы» буларак 1937 елның июлендә үтерелә.[2]
Рәшит Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала.
1920—1926 елларда Түбән Новгород татар педагогика техникумында читтән торып укый.
1926—1928 елларда Питрәксе, аннан соң Пецә, Рбишча, Актук, Кызылъяр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була.
1936—1939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укый.
1938—1940 елларда Мәскәүнең Татар мәдәнияте йортында (элекке Әсәдуллаев йорты) актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатында, композитор Александр Ключарев башлангычы белән ул Казанга чакыртыла.
1941 елның 27 маеннан Ваһапов Татар дәүләт филармониясе солисты. Сугыш башланган көннәрдә Р. Ваһапов музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова һәм биюче кыз Х. Муллахмәтовадан торган төркем белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыга.
Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында (Казан).[3]
Remove ads
Иҗат
Р.Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия була. Аның башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи җырлары популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була.[4]
Remove ads
Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре
Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», ә 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Гаиләсе
Беренче хатыны Хәлифә Рәхимова. 1927 елда өйләнешкәннәр. Балалары: Шамил (1929), Венера, Равил, Мәксүт[5].
Икенче хатыны — Зәйтүнә.
Хәтер
Фильмнар
- «Рашид Вагапов – татарский соловей» (12 мин., төсле, 2007 ел).
Китаплар
- Фәттахов Р.Ә.. Рәшит Ваһапов. К.: «Татарстан» журналы нәшрияты, 2000.
- Фәттахов Р.Ә.. Рашит Вагапов. Личность, творчество, эпоха. К., 2003 (Чабаксар матбагасы) ISBN 5-94167-004-4[6]
Ваһапов фестивале
2004 елдан башлап, ел да Рәшит Ваһапов истәлегенә «Татар җыры» халыкара фестивале үткәрелә (оештыручысы — Рифат Фәттахов).

Һәйкәл
- 2016 елның 16 июлендә туган ягы — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.
- 2022 елның 30 августында Татар дәүләт филармониясе скверында 5 метрлы һәйкәле ачылган (скульптор Андрей Ковальчук, Россиянең атказанган архитекторы Герман Бакулин)[7].
Спектакль
- 2008 елда Кариев театры Ренат Харисның «Умырзая» спектаклен куйган (Рәшит Ваһапов образын Фәнис Кәлимуллин тудырган.
- 2024 елда Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Умырзая» спектаклен яңадан куйган (режиссер Ренат Әюпов, Рәшит Ваһапов образында Фәнис Кәлимуллин)[8].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads