Яңа Аллагол

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Яңа Аллагол (рус. Усть-Рахмановка) — Мордовиянең Атюрьевский районына керүче татар авылы. Район Атюрьеводан 16 км читтә. 2 км көнбатышка таба Иске Аллагол авылы урнашкан.

Кыска фактлар Дәүләт, Административ-территориаль берәмлек ...

Инкыйлабка кадәр - волость үзәге. Күбесенчә мишәрләр яшәгән Аллагол волостеннән 1892 елда Россиянең төрле шәһәрләренә 2491 кеше сәүдә итәргә чыккан. Халыкның 75% якыны читкә китеп кәсеп иткән (атлар белән йөкләр ташу, сәүдә, кәсепләр һ.б.). Бу җиргә кытлык белән аңлатыла.

Яңа Аллагол мәктәбендә 1908 елдан соң язучы Зариф Бәшири укыта.

1914 елда авылда 168 йортта 1183 кеше яши.[3]

1919 елда Яңа Аллаголда тирә-юньдәге беренче амбулатория ачыла.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads