Символ Гайнетдинов

драма актеры From Wikipedia, the free encyclopedia

Символ Гайнетдинов
Remove ads

Символ Гайнетдинов, Символ Сәлим улы Гайнетдинов (сәхнә псевдонимы Символ Гайнетдин-Агыйделский, 1955 елның 26 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Калтасы районы, Яңа Кабан) ― драма актеры, төрле елларда Әлмәт, Яр Чаллы, Уфа «Нур» татар дәүләт театрлары артисты. Татарстанның атказанган артисты.

Кыска фактлар Символ Гайнетдинов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 26 мартында Башкортстан АССР Калтасы (хәзерге Кызыл Кама) районы Яңа Кабан авылында туган. Мәктәпне, Нефтекама шәһәрендә СГПТУ-38 не тәмамлаганнан соң, Көнбатыш Себергә китә: Самотлор, Мегион, Нижневартовскида эшли. Театрга булган мәхәббәте Казанга кайтарган. М. Сәлимҗанов курсында укып, Казан театр училищесын тәмамлаган. Укудан соң Әлмәт татар драма театрында эшли башлый. Комсомол юлламасы белән эчке эшләр органнарына эшкә килә, ләкин театрны да ташламый. 1990 елдан Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында эшләгән. Чаллы шәһәрендә унике ел «Нардуган» бәйрәменең режиссеры була. 1993 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын тәмамлаган. 2007―2015 елларда һәм 2020 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли.

Мәскәүдә «Сәйяр» эстрада миниатюралары театрында эшләгән[1].

Чаллыда эшләгәндә «Символ» театр-эстрада труппасын оештырган[2].

Уфаның 84нче татар гимназиясендә «Символ» театр студиясе режиссеры[3].

Remove ads

Уйнаган кайбер рольләре

«Нур» театры

«Нур»да эшләү чорында күпсанлы кабатланмас образлар гәүдәләндерүдә төз, горур кыяфәт, ут уйнаткан күзләр, күңел кылларына үтәрдәй бәрхет тавышы ярдәм иткән[4]

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстанның атказанган артисты

Гаиләсе

Беренче никахы Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның халык артисты, Камал, Әлмәт, Чаллы татар театрлары актрисасы; ике уллары[6].
Икенче никахы Лениза Гайнетдинова (Заманова)[7], Минзәлә, «Нур» театрлары актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты (2014); кызы Әдилә (Гәрәева), Чаллыда педкөллият, Уфада Сәнгать академиясен тәмамлаган[8].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads