Уфа яшь тамашачы театры

Уфада 2012 елдан эшләп килүче театр From Wikipedia, the free encyclopedia

Уфа яшь тамашачы театры
Remove ads

Милли яшьләр театры белән бутамагыз

Кыска фактлар Адрес, Нигезләнгән ...

«Маска» яшь тамашачы театры (рус. ТЮЗ «Маска»), шулай ук «Кармашек», «Сипайлово театры», рәсми исеме Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округының Яшь тамашачы театры муниципаль автоном мәдәният учреждениесе (рус. Муниципальное автономное учреждение культуры Театр юного зрителя городского округа город Уфа Республики Башкортостан) ― Уфа шәһәрендә 2012 елдан эшләп килүче мәдәният оешмасы (театр). Тамашаларын рус телендә куя.

Remove ads

Тарих

Thumb
Театр логотибы

2012 елның 3 июлендә Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте, «Маска» Балалар иҗаты театр үзәге нигезендә муниципаль автоном мәдәният учреждениесе буларак, Яшь тамашачы театрын оештыру турында карар кабул иткән.

Оештыручысы һәм беренче директоры ― РСФСРның атказанган артисты Юрий Карманов[2]. Юрий Михайлович Карманов 1997 елда, Сипайлово микрорайонындагы Гагарин урамы, 16/2 адресы буенча урнашкан элеккеге бойлер бүлмәсендә, өч яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр белән «Маска» Балалар иҗаты театраль үзәген булдырган[3]. Театрның баш режиссеры (2012―2013) Башкортстанның атказанган артисты Юрий Васильевич Заяц булган[4].

Remove ads

Бина

Яшь тамашачы театры өчен элекке «Маска» Балалар үзәге бинасын үзгәртеп корганнар. Хәзер биредә 165 урынлык зал, остаханәләр, бутафория һәм тегү цехлары, тавыш яздыру студиясе, балет залы һәм касса бинасы бар.

Репертуар

Театрның репертуары күптөрле. Анда маҗаралар, балалар вестерны һәм балалар водевиле, музыкаль әкиятләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 0+ куелышлары, бөтен гаилә өчен спектакльләр, өлкәннәр өчен драмалар һәм комедияләр бар. Театрның даими тамашачылары булып балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм инвалидлар тора.

  • Кызгылт сары керпе (С. Белов, С. Куваев)
  • Эт булырга теләмим (С. Белов, С. Куваев)
  • Тыкрыклар буенча кисәкләр (Остер Ш.)
  • Төймә (И. Игнатов)
  • Кечкенә Кыш бабай (Д. Войдак)
  • Сәяхәтче бака (П. Овсянников)
  • Өй куяны Лапин (Ю. Семберская)
  • Король сыеры (Л. Титова, А. Староторжский)
  • Принцессаның йөз үбүе (Г. Х. Андерсен)
  • Борчаксыз принцесса (Е. Тыщук)
  • Кощей ничек итеп Василисага өйләнгән (Ю. Боганов)
  • Морозко (О. Черепова)
  • Убырлы карчык ничек итеп Сандугач-башкисәрне өйләндергән (Ю. Боганов)
  • Джонни Дорсетны урлау (З. Сагалов)
  • Хәзинәләр утравы (М. Рощев)
  • Алсу чәчәк (С. Аксаков)
  • Җир (А. Гайнанова)
  • Блиндаж (В. Быков)
  • Могҗиза тудырган (У. Гибсон[d])
  • Кемгә кагыла (Д. Сидерос)
  • Манюня (Н. Абгарян[d])
  • Кичер мине (В. Астафьев[d])
  • Бала (И. Зәйниев)
  • Сугышны онытсак, сугыш яңадан килер
  • Яхшылык теләү (М. Кәрим әсәрләре буенча)[5]
  • Василий Тёркин (Александр Твардовскийның шул ук исемле поэмасы буенча)[6]

Җитәкчелек

  • Театр директоры (2021 елдан) ― Айдар Арслан улы Зөбәйдуллин (1989 елда Уфада туган, хореография училищесын һәм ГИТИС тәмамлаган)[7].
  • Баш режиссер ― Полина Анатольевна Шабаева (Сарытауда туган, театр институтн тәмамлаган, театрда 2012 елдан эшли) [8][9].
  • Режиссер ― Анастасия Гайнанова (Уфа сәнгать институтын тәмамлаган) [10].

ТЮЗның музыка бүлеге мөдире ― БР атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Клинушина, сценограф ― Нурия Габидуллина, костюмнар буенча рәссам ― БР атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, пластика буенча режиссер ― Рената Крицкая.

Артистлар, спектакльләрдән тыш, шәһәр тантаналарында һәм концертларында, шулай ук мәйданнарда һәм паркларда балалар бәйрәмнәрендә катнаша, даими рәвештә хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Remove ads

Уңышлары

  • 2019 елда «Сотворившая чудо» мелодрамасы Чабаксарда «Идел әкияте» («Волжская сказка») милли театрлар фестиваленең ике бүләген алган.
  • 2020 елда «Всем кого касается» спектакле «Балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча пьеса» (Йошкар-Ола) фестиваленең өч бүләген һәм «Идел әкияте» (Чабаксар) милли театрларның V төбәкара фестиваленең алты бүләген яулаган.
  • 2021 елда «Прости меня» хәрби драмасы «Идел әкияте» фестиваленең ике бүләгенә лаек булган.
  • 2022 елда «Манюня» спектакле «Балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча пьеса» Россия ТЮЗларының II фестиваленең «Иң яхшы хатын-кыз роле» бүләген алган[11].
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads