Йошкар-Ола
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Йошкар-Ола (элеккеге исеме — Чар) (чирм. Йошкар — «кызыл», чирм. Ола — «шәһәр» — «Кызыл шәһәр», искергән чирм. Чарла, Цар-ола[4]) – Мари Эл республикасының башкаласы.
Халык саны — 248 688 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 259 162 кеше (2010).[5]
Remove ads
География
Шәhәр Кече Какшан елганың сул ягында, Мәскәүдән 743 километрга көчыгышрак урнашкан. Яшел Үзән — Яраң тимер юлында Йошкар-Ола станциясе. Шәһәр аша Р165 (Йошкар-Ола — Яраң), Р172 (Йошкар-Ола — Өрҗем), Р173 (Йошкар-Ола — Козьмодемьянск), Р174 (Йошкар-Ола — Мария Посады — Чуел), Р175 (Йошкар-Ола — Яшел Үзән — Казан), Р176 «Нократ» (Чабаксар — Йошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.
Сәгать поясы

Йошкар-Ола һәм Мари Ил Республикасы Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат
Remove ads
Тарих
Шәһәр 1584 елда Фёдор Иванович патшасы указы буенча «Царёв город на Кокшайке» (соңрак ул Царёвококшайскка әйләнә) исеме астында ныгытма буларак нигезләнә.
1708 елдан — Казан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе үзәге. 1781 елдан — Казан губернасының Чар өязе үзәге.
1856 елда шәһәрдә 5 чиркәү, 178 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган.
1919 елда шәһәргә Краснококшайск исеме бирелә. 1920 елның июньдә, Казан губернасы юкка чыгару сәбәпле, Краснококшайск өяз белән Вятка губернасы составына кертелә; шул ук елның ноябрьдә Мари автономияле өлкәсе оештырыла, ә Краснококшайск аның административ үзәге була.
1928 елда шәһәргә Йошкар-Ола (Кызыл шәһәр) исеме кушыла. 1936—1990 елларда — Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы.
1991 елдан Мари Ил Республикасы башкаласы булып тора.
Remove ads
Халык
1840[7] | 1856[8] | 1897[9] | 1913[8] | 1926[8] | 1931[8] | 1939[8] | 1959[10] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2010[5] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
967 | ~1 200 | 1 658 | ~2 500 | ~4 300 | ~7 600 | ~27 200 | 88 744 | 166 073 | 201 371 | 241 601 | 256 719 | 248 688 |
Милли состав: руслар — 66,3%, чирмешләр — 24,7%, татарлар — 4,6%, украиннар — 2,3%, чуашлар — 0,8%.[15]
Югары уку йортлары
- Мари дәүләт университеты
- Идел буе дәүләт техника институты
- Регионара ачык социаль институты
Шуның өстенә, шәһәрдә башка югары уку йортларның якынча 10 филиал эшли.
Галерея
- Күккә ашу чиркәве
- Ленин проспекты
- Милли сәнгать галереясе бинасы
- «Сомбатхей» микрорайоны
Кардәш шәһәрләр
Партнёр шәһәрләр:
Кызыклы фактлар
- Йошкар-Ола — Й хәрефеннән башланган бердәнбер Россия шәһәре.
- Йошкар-Ола маричадан ненецчага «Нарьян-Мар» итеп тәрҗемә ителә.
Шәхесләр
- Виктор Тёмин, фотограф.
Татарлар
- Булат Нигъмәтуллин, җырчы, ТР атказанган артисты (2017).
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads