Фаиз Вахитов
актер, театр директоры (Уфа, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Фаиз Вахитов, Фаиз Фатих улы Вахитов (1916 елның 4 августы, РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Таскаклы ― 2006 елның 16 июле, РФ, Мәскәү) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан актер, режиссер, театр эшлеклесе. 1956―1961, 1965―1968 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры. БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1977).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1916 елның 4 августында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Чакмагыш районы Тузлыкуыш авыл җирлеге) Таскаклы авылында туган. Уфада сәнгать техникумын тәмамлаган[1].
1934―1940 елларда ― Авыргазы һәм Дүртөйле колхоз-совхоз татар театрлары актеры[2].
1940 елда Уфа хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл гаскәргә чакырыла[3]. 1941―1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Кавказны саклауда, Польшаны азат итүдә, Кенигсбергны яулауда катнаша. 63нче Керчь төнге бомбардировка авиаполкында Америкада җитештерелгән «Бостон» самолетында укчы-радист булып хезмәт итә. Барлыгы 155 хәрби очышта катнашкан, шуларның 150 се ― төнлә. Өлкән сержант[4]. 1944, 1946 елларда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
А. Н. Островский исемендәге Ленинград театр институтын (хәзерге Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты, ru) тәмамлаган (1956).
1946―1961 елларда ― Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры актеры. 1956―1961, 1965―1968 елларда ― әлеге театрның директоры.
1961―1965, 1968―1977 елларда ― БАССР Министрлар Советы каршындагы телевидение һәм радиотапшырулар комитеты режиссёры, соңрак баш режиссёры.
Remove ads
Иҗаты
Авыргазы һәм Дүртөйле колхоз-совхоз театрларында уйнаганда көчле характерлы образлар иҗат иткән: Исмәгыйль («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи), Гайфулла («Кара йөзләр», Мәҗит Гафуриның повесте буенча Гайнан Әмири һәм В. Г. Галимов сәхнәләштергән), Вафа («Башмагым», Хәбибулла Ибраһимов) һ. б. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә күбесенчә драматик һәм героик образлар иҗат итә: Ваһап («Таңчулпан», Кадыйр Даян), Сәфәров («Агыйдел ярында», Рәшит Нигъмәти), Арыслан («Вәгъдә онытылмый», Ибраһим Абдуллин) һ. б. Башкортстан телевидениесендә танылган актерлар тормышы һәм театрлар тарихы турында тапшырулар әзерләп алып бара[5].
2006 елның 16 июлендә Мәскәүдә вафат.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1944 – Кызыл Йолдыз ордены
- 1946 – Кызыл Йолдыз ордены
- 1977 – БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1985 – 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер
Гаиләсе
Кызы Гүзәл Кирәева (14.06.1966), «театр режиссеры» белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган[8].
Сылтамалар
- Фаиз Фатих улы Вахитов.(үле сылтама) Гафури театры сайты(рус.)(башк.)
- Фаиз Вахитов. kino-teatr.ru(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads