Фармакология
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Фармакология (гр. pharmakon дару + logos тәгълимат) — дару матдәләренең организмга йогынтысын өйрәнә һәм аларны куллану күрсәткечләрен, ысулларын һәм шартларын билгели торган фән.
Remove ads
Тарихы
Баштарак Ф. дару матдәләре турындагы барлык мәгълүматларны да колачлаган; алга таба аннан фармацевтика фәннәре: фармакогнозия, фармация, фармацевтик химия аерылып чыккан.
Бүгенге Ф. — күпчелек дару матдәләренең тере организмнарга йогынтысын өйрәнә торган эксперименталь, биологик фән. Медицина һәм ветеринария Ф.ләре бар.
Медицина фармакологиясе
Медицина Ф.сенең бурычы — кешедәге авыруларны кисәтү, дәвалау өчен дару матдәләренең йогынтысын өйрәнү һәм аларны эзләү.
Ветеринария фармакологиясе
Ветеринария Ф.се дару матдәләренең хайван организмына йогынтысын (фармакодинамика), аларны терлек авыруларын профилактикалау (фармакопрофилактика) һәм дәвалау өчен куллануны өйрәнә.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карарга мөмкин
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads