Федераль салым хезмәте

From Wikipedia, the free encyclopedia

Федераль салым хезмәте
Remove ads

Россия Федераль салым хезмәте — башкарма властьның федераль органы, түбәндәгеләрне функцияларен тормышка ашыра:

  • Россия Федерациясенең салымлар һәм җыемнар тураһындагы канунияте үтәлүенә контрольлек итү һәм күзәтү функцияләре;
  • салымнар һәм җыемнарның дөрес исәпләнүен, тулысынча һәм вакытында тиешле бюджетка индерелеүен контроллек итү һәм күзәтү функцияләре;
  • башка кирәк түләүләрнең (Россия Федерациясе кануниятендә каралган очракларда) дөрес исәпләнүен, тулысынча һәм вакытында тиешле бюджетка индерелеүен контроллек итү һәм күзәтү функцияләре;
  • тәмәке продукциясенең җитештерелүенә һәм әйләнешенә контрольлек итү һәм күзәтү функцияләре;
  • контроль-касса техникасын куллануга контрольлек итү һәм күзәтү функцияләре
  • салым органнары компетенциясе чикләрендә акча контроле органы функцияләре;
  • юридик шәхесләрне, физик шәхесләрне индивидуаль эшкуар һәм авылдаш (фермер) хуҗалыклары сыйфатында дәүләт теркәве;
  • чит ил юридик шәхесләренең филиалларын, вәкиллекләрен аккредитациялау (чит ил кредит оешмалары буржуалардан башка);
  • банкротлык турындагы эшләрдә һәм банкротлык процедураларында Россия Федерациясенең акча йөкләмәләре буенча мәҗбүри түләүләр һәм шарт буенча вәкил булу.
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

ФНС эшмәкәрлеген үзе һәм территориаль органнары аша башкарма властеның башка федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма кул органнары, урындагы үзидарәлек органнары һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлары, җәмәгать беркетмәләре һәм башка оешмалар белән бергә тормышка ашыра.

Россия Федераль салым хезмәтенең башлыгы 2010 елның 6 апреленнән — Михаил Владимирович Мишустин. Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәре көне һөнәри байрамы — 21 ноябрь .

Remove ads

Федераль салым хезмәтендә сыйныф чиннары

ФНС-та сыйныф чиннары «Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында»гы 27.07.2004 сыккан № 79-ФЗ Федераль законның 11 нче статьясына һәм Россия Федерациясе Президентының 09.06.2006 № 577 Указына ярашлы булдырыла.

Федераль салым хезмәтенең дәүләт хезмәткәрләре өчен сыйныф чиннарын аеру билгеләре итеп урынга тегеп куелмады һәм алынмалы билгеләр булдырыла. Урындагы билге — юнь-яклары параллель булган, өске сите түгәрәкләгән, өске өлешенә тимер төймә тагылган тура дүртмеш рәвешендә. Урындагы билгеләр аскы читеннән башка һәрьяклы та куе чия төсендәге кайма белән читләнә. Урындагы билгенең үлчәмнәре: урта өлеше буйлап озынлыгы — 140-160 мм (хатын-кыз өчен — 120-140 мм), киңлеге — 45 мм (югары һәм баш вазифалар өчен — 50 мм).

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads