Феодосия Морозова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Феодосия Морозова
Remove ads

Феодо́сия Проко́фьевна (Проко́пьевна) Моро́зова (кыз чагында Соковнина́, диндәге исеме Феодо́ра; 31 (1632) май[3] 12 (1675) ноябрь, Боровск — югары дәрәҗәле бояр хатыны, иске йолачы, протопоп Аввакум тарафдары. "Иске дин"гә тугрылыгы өчен патша белән низаг нәтиҗәсендә кулга алына, исеменнән мәхрүм ителә, ә аннары ул җир чокырына урнаштырыла, патша Алексей Михайлович боерыгы буенча ачыктырып үтерелә.[4][5]

Кыска фактлар Феодосия Морозова, Туган телдә исем ...

Иске обрядчылар тарафыннан изге кебек олылана.

Remove ads

Биографиясе

Thumb
Феодосия Морозова һәм Евдокия Урусова ҡәбере, 1910нчы еллар
Thumb
Часовня- Феодосии Морозова, Евдокия Урусова һәм алар белән бергә җәза алганнар истәлегенә

Окольничий Прокофий Фёдорович Соковнинның кызы. Мөгаен, патшабикәне озатып йөрүче сарай хезмәтчеләре санына кергәндер. 17 яшендә Романовлар гаиләсенә туган тиеш Глеб Иванович Морозовка кияүгә чыга. Глеб Ивановичның абыйсы, Борис Иванович Морозов, гаять зур байлык хуҗасы, 1662 елда баласыз килеш үлеп, мирасы Глеб Морозовка кала (альтернатив версия бар[6][7]). Озакламый Глеб Иванович та үлеп китә һәм абыйларының икесенең дә җыелма байлыгы номиналь рәвештә Глеб һәм Феодосия Морозовларның кече яшьтәге улы Иван Глебовичка тапшырыла.

Асылда исә улының мирасы белән бояр Морозов җитәкчелек итә.

Remove ads

"Иске йолалык"ка тугрылыгы

Морозова патриарх Никон реформаларына каршы булган, иске обрядчылар тарафдары — протопоп Аввакум белән тыгыз аралашкан. Феодосия Морозова хәйриячелек белән шөгыльләнә. Утыз яшендә генә тол калгач, ул җенси теләгенә каршы торыр өчен власяница киеп йөри.

Чиркәү реформаларына бөтен яклап ярдәм итүче патша Алексей Михайлович аның туганнары һәм әйләнә-тирәсе аша хатынга йогынты ясарга тырыша, шулай ук поместьеларын аның кулыннан тартып ала һәм кире кайтара. Феодосия Морозова «яңа обряд чиркәве»ндә катнашкылаган. Ләкин 1670 елның декабрь азагында Феодора исеме алып, яшерен рәвештә монахлык кабул иткәч, чиркәү һәм дөньяви чаралардан читләшә башлый.

1671 елның 22 гыйнварында (1 февраль) ул патша Алексей Михайлович һәм Наталья Нарышкинаның туйында катнашудан баш тарта. Аны чиркәү реформасын кабул итәргә үгетләп килгән патша кешеләренә Морозова катгый баш тартып җавап бирә.

Чиркәү реформасына бөтен яклап ярдәм итүче патша Алексей Михайлович Морозованы һәм аның сеңлесе, кенәзбикә Урусованы Боровск шәһәр төрмәсенә озаттыра, ә аларның "иске йолалы" 14 хезмәтчесе 1675 елның июнь ахырында яндырып үтерелә. Евдокия Урусова 1675 елның 11 (21) сентябрендә ачтан хәлсезләнеп үлгән. Феодосия Морозова шулай ук 1675 елның 12 ноябрендә ачтан үлә, вафаты алдыннан, төрмә сакчысыннан күлмәген юдыртып ала [8]

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads