Филаделфия (Фелипе Карильо Пуерто)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

ФиладелфияМексиканың Кинтана-Роо штатында урнашкан торак пункт. Фелипе-Каррильо-Пуэрто[d] муниципалитеты составына керә.[2]

Кыска фактлар Филаделфия, Дәүләт ...

[1]

Remove ads

Географиясе

Филаделфия Мексиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә — Юкатан ярымутравының көнчыгышында урнашкан.[3]

Климаты

Подробнее Филаделфия климатограммасы ...

Монда тропик саванна климаты, шул ук вакытта явым-төшемнең күп өлеше июньнән октябрьгә кадәр дымлы сезонда ява.

Remove ads

Тарихы

Бу районда өстенлек иткән беренче кешеләр Гватемала, Гондурас һәм Чьяпастан килгән майялар булган. Майя цивилизациясе безнең эраның 600 һәм 900 еллары арасында чәчәк ата. Безнең эраның 1000 елыннан майя шәһәрләре таркалуга дучар булалар һәм билгесез сәбәпләр аркасында ташландык хәлдә калалар. Бу исә ваграк җирлекләргә нигез салынуга һәм Мексиканың үзәк тау культуралары белән сәүдә элемтәләре булган майя һәм чонталь халыкларының кушылуына китергән. 11-16 гасырларда җирлек ваграк биләмәләргә бүленгән хәлдә яши.[4]

Бу районда беренче испаннар 1517 елда Франсиско Эрнандес де Кордова һәм Антон де Аламинос була.[5][6] Территория озак вакытлар Юкатан штатының бер өлеше булган, шуңа тарихы да уртак. Юкатан ярымутравын яулап алу Ацтеклар империясен испаннар басып алганнан соң ике дистә ел узгач тәмамлана.[7]

1840-нчы елларда башланган Юкатан Каста сугышы барышында барлык җирле булмаган халык бу төбәктән куылган. Хәзерге территориядә майяларның Чан-Санта-Крус бәйсез дәүләте барлыкка килгән. Дистә еллар дәвамында ул Британ Һондурасы (хәзерге Белиз) белән аерым сәүдә һәм килешү мөнәсәбәтләрен саклап, шактый бәйсезлек саклаган.[8][9] Президент порфирио Диас Указы белән 1902 елның 24 ноябрендә бу җирләр яңа булдырылган Кинтана-Роо Территориясенә керә. Мексика федераль армиясе 1910-нчы елларда төбәкнең төп халкының күпчелек өлешен буйсындыра алган. 1913 елда территория яңадан Юкатан штатының законлы өлеше дип, ләкин 1915 елда кабат аерым территория дип игълан ителә. Кинтана-Роо территориясе 1974 елның 8 октябрендә Мексика Кушма Штатлары составында штат статусын ала. 1974 елның 8 октябреннән Кинтана-Роо штаты составында.[10]

Халкы

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads