Фитрат Гыйльманов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гыйльманов Фитрат Абдулла улы (15 апрель 1921 ел — 2015 ел) — хәрби хезмәткәр. Генерал-майор (1971). Бөек Ватан сугышында катнашучы (1941—1945).
Remove ads
Биографиясе
Фитрат Абдулла улы Гыйльманов 1921 елның 15 апрелендә Автономияле Башкорт Җөмһүриятенең Тамьян-Катай кантонындагы (хәзер Башкортстанның Әбйәлил районы) Равил авылында туган.
1940 елдан НКВД-ның эчке гаскәрләрендә хезмәт итә: аеруча мөһим сәнәгать объектларының сагы, диверсантлар белән көрәш буенча функцияләр башкара; 1941 елның ноябреннән — Калинин фронтында саперлар взводында. 1942 елдан — Ярославль өлкәсендә станковый пулеметчылар әзерләү буенча уку пунктында взвод командиры ярдәмчесе. 1945 елда С. М. Киров исемендәге НКВД эчке чик буе гаскәрләренең хәрби училищесына юнәлтелә (Дзауджикау шәһәре). 1953 елдан Эстония ССР-ында команда-штаб вазифаларында: командир ярдәмчесе һәм полк штабы начальнигы. 1958 елда полк командиры итеп тәгаенләнә, 1967 елдан — ССРБ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр дивизиясе командиры. 1979 елдан — отставкада.
НКВД гаскәрләренең Сарытау хәрби училищесын — 1945 елда, К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиясеннән 1953 елда тәмамлый.
Remove ads
Наградалары
- Кызыл Йолдыз ордены (1963)
- Медалләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads