Сарытау

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сарытау
Remove ads

Сарытау (рус. Саратов) — Россия шәһәре, Сарытау өлкәсенең административ үзәге.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Халык саны — 837 831 кеше.[6]

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[7].

Remove ads

География

Шәһәр Идел елгасының уң яры 34 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 856 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Иделдән башка, шәһәр территориясеннән Елшанка, Разбойщина, 1-нче һәм 2-нче Гусёлка, Назаровка, Черниха, Березина һ. б. елгалар ага.

Шәһәр территориясендә ике нефть чыганагы бар.

Подробнее Сарытаудан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Сәгать поясы

Thumb

Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

  • Уртача еллык температура — +6,9 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,8 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 70%
Подробнее Сарытау климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Алтарих

Моны карагыз: Үкәк

Идел буе Болгары чорында биредә мөһим сәүдә ноктасы (фактория) барлыкка килә. Болгарлар Фарсы Иле белән актив сәүдә иткәннәр һәм Идел юлы кулланганнар.

XIII гасырның 50-елларында хәзерге Сарытау янында татарлар тарафыннан Үкәк шәһәре нигезләнә. Түбән Иделдә урнашкан Алын Урданың сәүдә үзәге булып торган.

Беренче тапкыр Үкәк итальян сәүдәгәре Марко Поло китабында 1262 елда телгә алына. 1334 елда шәһәрдә гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута була. 1395 елда Үкәк Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә.

Шәһәрне нигезләү һәм XVII гасыр

Аксак Тимер һөҗүменнән соң Үкәк хәрәбәләрдә озак тора, иске татар шәһәре урынында кече шәһәрчек генә калган. Иске татар шәһәре урынында яңа кирмән 1590 елның 2 (12) июлендә рус кенәзе Григорий Засекин тарафыннан Иделнең сул ярында нигезләнгән.

1613—1614 елларда шәһәр янып бетә һәм яңа урында (Иделнең сул ярында, аңа Саратовка елгасы кушылу урынында) нигезләнә. 1674 елда, патша Алексей Михайлович указы буенча, шәһәр Иделнең уң ярына күчерелә.

1670 елда шәһәр Степан Разин гаскәрләре тарафыннан талап алына. 1708 елда Кондратий Булавин гаскәрләре шәһәрне чолгап ала.

Петр Iның өлкә реформасы буенча, шәһәр Казан губернасы составына керә. 1718—1728 елларда һәм 1739 елданӘстерхан губернасы составында.

1747 елда Сарытаудан каршы якта, Иделнең сул ягында, Покровская бистәсе (хәзерге Энгельс) нигезләнә. 1773 елда Сарытау Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.

Губерна үзәге

Thumb
Сарытау, 1910 ел

1780 елдан — Сарытау калгайлыгы үзәге, 1797 елданСарытау губернасы үзәге. XVIII гасырның ахырында — XIX гасырның башында шәһәрдә халык училищесы (1786), типография (1794), хастаханә (1806), дворяннар собраниесе (1807), театр (1810), сәүдә йорты (1811), гимназия (1820), Александр Невский соборы (1825) һәм Спасо-Преображение соборы (1826) ачылалар.

1856 елда Сарытауда 18 чиркәү, 5169 йорт һәм 4925 лавка (кибет) булган.

1870 елда шәһәрне Мәскәү белән тоташтыручы Тамбов—Сарытау тимер юлы төзелә. 1909 елда Сарытау университеты ачыла.

XX гасырның 20-елларга кадәр Сарытау Идел буенда иң зур шәһәре була һәм рәсми булмаган рәвештә «Идел буе башкаласы» дип аталган була.

Совет периоды

1918 елның октябрьдән 1919 елның майга кадәр Сарытау Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенең идарә органнары урнашканнар (өлкә составына кермәгән).

1928—1934 елларда Түбән Идел крае, 1934 елдан — Сарытау крае үзәге булган. 1936 елдан Сарытау өлкәсе үзәге булып тора.

Шәһәрнең көчле үсеше Бөек Ватан сугышы елларда билгеләнә — шәһәргә берничә предприятие эвакуацияләнде. 1990 елга кадәр Сарытау ябык шәһәре булып торган (шәһәргә чит ил ватандашларына шәһәргә керү рөхсәт ителмәгән була).

Remove ads

Халык

1811[8]1840[8]1856[8]1897[9]1913[8]1926[8]1931[8]1939[8]1959[10]1970[11]1979[12]1989[13]2002[14]2010[6]
~26 700~42 200~61 600137 147~210 100~212 400~277 500~372 000584 092757 330855 702904 643873 055837 831

Милли состав

Подробнее Милләт ...

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр

Remove ads

Эчке бүленеш

Thumb
  1. Идел районы
  2. Завод районы
  3. Киров районы
  4. Ленин районы
  5. Октябрь районы
  6. Фрунзе районы

Мәдәният

9 театр: академик опера һәм балет театры, академик драма театры, яшь тамашачылар театры, оперетта театры, «Теремок» курчаклар театры, рус комедиясе театры, «Версия» драматик театры, «Балаганчик» театры, «Самокат» магия һәм фокуслар театры.

Филармония. Цирк. Планетарий.

Алесандр Радищев исемле сәнгать музее, өлкәне өйрәнү музее, Николай Чернышевский һәм Ульяновлар гаиләсе йорт-музейлары.

Югары уку йортлары

Thumb
Сарытау дәүләт университеты
Thumb
Сарытау дәүләт аграр университеты
  • Николай Чернышевский исемле Сарытау дәүләт университеты
  • Сарытау дәүләт аграр университеты
  • Сарытау дәүләт медицина университеты
  • Юрий Гагарин исемле Сарытау дәүләт техника университеты
  • Сарытау дәүләт иҗтмагый-икътисади университеты
  • Леонид Собинов исемле Сарытау дәүләт консерваториясе
  • Сарытау дәүләт юридик академиясе
  • Пётр Столыпин исемле Идел буе дәүләткә хезмәт итү академиясе
  • Россия дәүләт сәүдә-икътисадый университетының филиалы
  • Мәскәү дәүләт элемтә юллары университетының филиалы
  • Региональ иҗтмагый-икътисади университетының филиалы

Спорт

  • Сокол (футбол клубы)Россиянең икенче футбол дивизионында катнаша.
  • Кристалл (хоккей клубы)Югары хоккей лигасында катнаша.

Хәрби югары уку йортлары

  • Хәрби Кызыл байраклы Россия ЭЭМ эчке гаскәрләр институты

Дин

Православие
  • Сарытау митрополиясенең Сарытау епархиясе
    • Изге Троица соборы[d]
Ислам
Рус Борынгы православие чиркәве
Рим-католик чиркәве
Әрмән апостол чиркәве
Remove ads

Икътисад

Шәһәрнең төп предприятеләре:

1. Авиация заводы
2. Агрегат заводы
3. Арматура заводы
4. Подшипник заводы
5. Нефть эшкәртү заводы
6. Май комбинаты
7. Тәмәке фабрикасы
8. Приборлар төзү заводы
һ.б.

Транспорт

Thumb
Сарытау вокзалы

Сарытау аша Р228 (Сызран—Сарытау—Волгоград), А144 (Сарытау—ПензаСаранскТүбән Новгород), Р226 (Самар — Сарытау — Волгоград), Р234 (Сарытау — Песчаный Умёт) Р208 (Сарытау — Сокур) автоюллар баралар. Шәһәр янында әйләнеп үтә торган юл урнаша.

Идел буе тимер юлының Саратов I станциясе. Башка эре станцияләре: Саратов II, Саратов III, Трофимовский I. Сарытауда Идел буе тимер юлының Сарытау бүлекчәсенең идарәсе урнаша.

Саратов-Центральный халыкара аэропорты.

Иҗтмагый транспорт

Трамвай (1908 елда ачыла), автобус, троллаейбус, маршрут таксилары.

Remove ads

Галерея

Панорама

Thumb
Шәһәр үзәге панорамасы

Татар матбугаты

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads