Формат
Мәгънәләр бите Викимедиа проектында From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Формат (алман. format, фр. format < лат. forma — тышкы кыяфәт):
- китап, бит, кәртәчкә зурлыгы һәм башка шуның кебекләр (мисаллар: кәгазь форматы, китап форматы);
- информацион объектның билгеле төзелеше[1] (мисал: файл форматы);
- нинди дә булса вакыйганың яки чараның төзү һәм тапшыру ысулы, үткәрү формасы (мәсәлән: очрашу форматы).
- идарә органы белән хупланган кагыйдәләр, тәртипләр җыелмасы һ. б. ш. Шулай ук эш итү исемлеге, берәр нәрсәнең исемлеге формат була ала.
Remove ads
Формат төрләре
- Кәгазь форматы — кәгазь битенең стандартлаштырылган зурлыгы.
- Сәнгать әсәре форматы — билгеле жанрга һәм стильгә туры килгән әсәрнең үзенчәлекле эчке оешмасы.
- Радио станциясенең яки телеканалның тапшыру форматы, һәм аның бирелеш стандарты (типажы), шул исәптән жанрлар буенча да: яңалык, спорт, юмористик һ. б.
- Кинематограф форматы — кинофильмның сыйфатын билгеләгән кулланыла торган киноэлпәнең (киңлек, кадр зурлыгы), кинотөшерү һәм кинопроекцион аппаратларның һәм тавыш җиһазларының техник характеристиклары җыелмасы.
Remove ads
Компьютер белемендәге форматлар
- Файл форматы — бирелмәләрнең компьютер файлындагы тасвирлама төзелеше.
- Текст форматы — текст бирелмәләрен саклау форматы.
- График формат — график мәгълүматнең (фото һәм рәсемнәр) саклау форматы.
- Аудио форматы — тавыш файлларын саклау форматы.
- Видео форматы — видеомәгълүмат саклау форматы; шулай ук экран яклары нисбәте: 4:3, 14:9, 16:9.
- Ачык формат — һәркем алырлык (аның тасвирламасы ябык түгел) санлы бирелмәләрнең саклау спецификациясе.
Remove ads
Форматлау
- Дискны форматлау — компьютер дискын (каты дискны, дискетны) билгеләп чыгу процессы — аны логик өлешләргә (секторларга, юлларга) аеру һәм билгеләү. Форматлаганда дисктагы барлык мәгълүмат юк ителә (кайчакта кире кайтарып була).
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads