Франкфурт

From Wikipedia, the free encyclopedia

Франкфуртmap
Remove ads

Франкфурт яки Майндагы ФранкфуртАлманиянең Һессен Федераль җиренең төп шәһәре, Алманиядә кеше саны буенча бишенче урында тора. Майн елгасы буена урнашкан. Шәһәр борынгы архитектурасы белән гаять үзенчәлекле. Франкфурт шулай ук Алманиянең финанс башкаласы булып санала, шәһәрдә ил иң зур фонд биржасы урнашкан.

Кыска фактлар Франкфурт, Нигезләнү датасы ...

Германиядә Франкфурт шәһәрләре икәү. Берсе көньякта, Одер елгасы буенда, икенчесе Майна буенда.

Франкфурт аэропорты – Европадагы өч иң зур аэропортларның берсе. Минут саен диярлек самолетлар төшеп утыра һәм очып китеп тора. Аларның очы-кырые күренми.

Remove ads

Тарихи белешмә

Франкфурт (Franconofurd) беренче тапкыр 794 елда искә алына. 885 елдан башлап Герман императорларын сайлау Франкфуртта оештырыла. 1562 елны коронация тантанасы Ахеннан Франкфуртка күчерелә.

1150 елны беренче тапкыр Франкфуртның атаклы ярминкәсе искә алына. 1240 елны император Фридрих II катнашучыларга (сәүдәгәрләр, сатып алучылар һ.б.) аерым өстенлекләр һәм яклау хокуклары бирә. Франкфуртның атаклы Халыкара китап ярминкәсе беренче тапкыр 1478 елда үткәрелә.

1939 елның 26 августында Майндагы Франкфуртта армияләрнең «C» төркеме оештырыла.

Remove ads

Галерея

Thumb
Шәһәрнең эшмәкәрлек үзәге манзарасы

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads