Франсуа Олланд
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Франсуа́ Жера́р Жорж Николя Олла́нд (фр. François Gérard Georges Nicolas Hollande) — Франция сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Франциянең 24 нче президенты. Франция социалистик фиркасенең беренче сәркатибе (1997-2008), Франция Милли җыены депутаты (1988-1993; 1997 елдан), Тюль шәһәренең мэры (2001-2008).
2012 елгы Франция президентын сайлауларында Социалистик фиркадән катнашучы. Николя Саркозиның төп көндәше. Беренче турда ул 28,63% тавыш җыеп (беренче урын), икенче турга уза[7]. Икенче турда Франсуа Олланд бирелгән тавышларның 51.7% җыеп, җиңү яулый[8]. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[9] 2017 елның апрель ае азагында соңыннан җиңеп чыккан Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[10]
Remove ads
Тормыш юлы
Руан шәһәрендә табиб һәм социаль хезмәткәр гаиләсендә туа. Сәясәт тикшеренүләр институтында (Sciences Po), HEC Paris бизнес-мәктәбендә һәм ENA Милли Идарә мәктәбендә белем ала.
1980 елларда актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1984 ел елдан Хисап палатасы киңәшчесе. 1988-1993 елларда һәм 1997 елдан Франция Милли җыенында эшли. 1997-2008 елларда Франция социалистик фиркасендә баш сәркатиб вазифасын башкара. Фирка эчендә Европа берлеге конституциясен кабул итү мәсьәләсен кузгата. 2001-2008 елларда Тюль шәһәрен җитәкли.
2012 елда Франсуа Олланд Франция президент сайлауларында икенче турда җиңү яулый. 15 майдан ул үз вазифаларына керешә. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[9] 2017 елның апрель ае азагында Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[10] 2017 елның 14 май көнендә вазифаларын Эммануэль Макронга тапшыра.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads