Фриуллар

Италия төньягында яшәүче азчылык милләт From Wikipedia, the free encyclopedia

Фриуллар
Remove ads

Фриуллар яки Фурланнар (фриул. Furlans) — Италиядә яшәүче халык[1]. Халык саны 800 меңнән 1,5 миллионга кадәр, шуларның 530 меңе илнең төньяк-көнчыгышындагы Фриули-Венеция-Җулия өлкәсендә ― Удине, Порденоне һәм Гориция муниципалитетларында, шулай ук Венеция[d] провинциясендә яши. Фриул телендә сөйләшәләр, барлык фриуллар диярлек итальян телен белә. Дин тотучы фриуллар ― католиклар. Италиядә сөйләшүчеләр саны буенча икенче милли азчылык булып тора. Тагын 170,000 фриул Италиянең башка урыннарында яши һәм якынча 800,000 фриул Италиядән читтә (АКШ, Канада, Аргентина, Бразилия, Австралия, Бельгия) яши.

Кыска фактлар Үз аталышы, яшәү җире ...
Thumb
Фриуллар байрагы ― Фриули-Венеция-Җулия өлкәсе байрагы моделе
Thumb
Ретороман телләре картада
Remove ads

Тарих

Фриул атамасы латинча «Foroiulani» — Форум-Юлия (Forum Iulii) шәһәре халкы сүзеннән килеп чыккан, хәзер Чивидале-дель-Фриули. Үзатамалары Фурлан.

Фриуллар тарихи яктан Фриули[d] өлкәсендә яшәгән кабиләләр: эвганейлар[d], венетлар[d], галлар[d] кабиләсе нәселеннән. Территория б.э. к. I гасырга тулысынча Рим империясе составына керә. IV-V гасырга кадәр халык тулысынча романлаштырылган була. Алга таба фриулларның этногенезында вестготлар, һуннар, остготлар, лангобардлар[d], шулай ук славян хорутан[d] кабиләләре катнашкан.

XV гасырдан фриуллар көчле итальян йогынтысын кичерәләр, аларның җирләре Берләшкән Италия составына кергәч, 1866 елда итальяннар белән ассимиляцияләнәләр диярлек[2].

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads